«Без тарих өчен документлар туплыйбыз»
18 декабрьдә ЗАГС органнары оешуга 95 ел тулды. Шул уңайдан без Кайбыч муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Рафия Зөфәр кызы Гайнуллина белән әңгәмә кордык.
- Рафия Зөфәровна, җәмәгатьчелек фикеренчә, ЗАГС бүлегендә эшләү - ул гел туйлар, төрле тантаналар, купшы күлмәкләр, шампан шәрабыннан гына тора кебек. Сезнең өчен бу көндәлек хезмәт. Шулай да "бәйрәмнәрнең икенче ягында" ниләр бар?
- Никахларны теркәү- ЗАГС исемле зур айсбергның су астындагы бер өлеше генә ул. Хезмәтебез күпкырлы, иҗади һәм шул ук вакытта халык өчен бик тә кирәкле. Без кешеләрне ишетә һәм тыңлый белергә тиеш. ЗАГСка нинди максаттан килүен дә беренче караштан аңларга тиешбез. Шатлыгы бар икән, аның белән бергә шатланабыз, якын кешесенең үлемен теркәргә килсә, кайгысын уртаклашабыз. Гражданлык хәле турындагы актларны теркәгәндә барысын да йөрәгем аша үткәрәм. Бездән кешенең өзелеп торганы юк, төрле мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итәләр. Гражданлык хәле, бала туу, үлем, никахны, аерылышуларны теркәү, баланың әтисен билгеләү, исем алыштыру, уллыкка алуны рәсмиләштерү белән генә түгел, таныклыклар, төрле белешмәләр бирү, актлардагы язмаларга төзәтмәләр һәм үзгәрешләр кертү, ерак һәм якын чит илләрдән документлар алуга үтенечләр әзерләү һәм башка бик күп төрле эшләр белән шөгыльләнәбез.
11 айда гражданлык хәле буенча 443 акт төзелде, юридик яктан әһәмиятле 1133 башка төр эш (кабаттан таныклык, белешмәләр бирү, акттагы язмаларга өстәмәләр кертү) башкарылды.
Соңгы елларда акттагы язмаларга төзәтмәләр кертү буенча эш күләме артты. Хәзер бар җирдә дә электрон документ әйләнеше гамәлдә, ә "акыллы машиналар" хаталарны кабул итми. Элегрәк исем, фамилия, атасының исемен дөрес язуга әллә ни әһәмият бирмәгән булсалар, хәзер андый очракларда банклар, Пенсия фонды, салым хезмәте, социаль яклау органнары клиентларын ЗАГСка җибәрә. Бу исә озакка сузылган, мәшәкатьле хезмәт: башка ЗАГСларга мөрәҗәгать итәргә, хат язышырга, дело ачарга кирәк.
- ЗАГС бүлегендә эшли башлаган беренче елларыгыз турында да сөйләгез әле.
- Мин ЗАГС бүлеге җитәкчесе итеп 2006 елда билгеләндем. Үземә куйган беренче бурыч - гражданлык хәле турындагы акт язуларын заман таләпләренә туры китереп формалаштыру иде. Без киләчәктә тарихка кереп калачак даими рәвештә сакланырга тиешле документлар туплыйбыз.
- Ә архив фонды?
- Бүгенге көндә архив фондында 1920 елдан башлап 121776 акт язуы бар. Шуларның 82632се ЗАГСның автоматлаштырылган мәгълүмат системасына кертелгән. Авыл җирлекләре секретарьлары белән берлектә якын арада хәл ителергә тиешле мөһим бурычларның берсе - электрон архив формалаштыруны төгәлләү.
- Сез башка социаль һәм федераль ведомстволар белән дә тыгыз элемтәдә эшлисез бит әле.
- Әйе, туу һәм үлем очракларын теркәү турындагы мәгълүматлар һәр 10 көн саен районара федераль салым хезмәтенә җибәрелә. Вафат булучыларның исемлеге ай саен УФМС, хәрби комиссариат, прокуратура, ЦИКка бирелә. Безнең ни дәрәҗәдә төгәл, юридик яктан дөрес эшләвебезгә күп нәрсә бәйле. Чөнки ЗАГС органнары мәгълүматлары нигезендә илебезнең социаль-икътисади программалары эшләнә. Ягъни, дәүләт бурычын хәл иткәндә безнең структураның әһәмияте зур, шул ук вакытта җаваплылык та көчле.
- Киләчәккә нинди планнар белән яшисез?
- Минем өчен иң мөһиме - ЗАГСның һәм авыл җирлекләре башкарма комитетларының эшчәнлеген камилләштерү. Алтын юбилярларны гына тантаналы төстә түгел, ә көмеш, алтын туйларын үткәрүчеләр, исем куштыручылар да безгә үз тәкъдимнәрен җиткерсен иде. Болар яшь буынны гореф-гадәтләргә тугрылык үрнәгендә тәрбияләргә, гаилә кыйммәтләрен сакларга этәргеч бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев