Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Җиңүләрне яулап алган көннәр

    Хәтеремдә, балачакта 9 Май көнендә Җиңү парадына минем дә башкалар кебек бабам белән җитәкләшеп барасым килә иде. Әмма сугыш ветераны Галимулла бабамны әти-әнием сөйләве буенча гына беләм - мин туганчы күптән вафат булган ул. Сугыш еллары, тылдагы хезмәт, Җиңү язы турында әбием еш искә ала. Җиңү көнен якынайтуга үз өлешен...

    Газиз Хәмидуллин, Иске Чәчкаб авылы:

    Хәрби хезмәткә 1944 елның декабрендә алындым. Сугыш беткәндә Саратов өлкәсенең Татищево станциясендә армия хез­мә­тендә идем. Иртән хәбәр җиткерделәр: Сугыш бетте! Без, 17 яшьлек егетләр, бу хәбәрне чиксез шатланып кабул иттек, кочаклаша, бер-беребезне котлый башладык. Ял көне дип игълан ителде, зур бәйрәмгә әверелде бу кояшлы, аяз көн. Июльдә эшелоннарга төяп Казахстан якларына алып киттеләр, тик барып җиткәнче кире борылып, Кемерово шәһәренә җибәрделәр. Юлда корал төягән хәрби поездлар гына очрады, шулчак хәбәр ишеттек: Япониягә каршы сугыш игълан иткәннәр. Бер утка керми калып, икенчесенә керергә туры килерме, дип, пошаманга калдык. Кемеровода, Ленинск-Кузнецкий шәһәрендә, Карагандада сакта тордык.

    Нурулла АлиеВ, Чүти:

    9 Май иртәсен без Кара диңгез ярларында крейсерда каршы алдык. Төнлә Севастополь шәһәренә кайттык, бар җирдә бәйрәм иде, салютлар белән каршы алдылар. Җыелган халык арасында Севастополь оборонасында катнашып, һәлак булган хәрби­ләр­нең туганнары, балалары күп иде. Шул балаларның "Нигә безнең әтиләрне дә алып кайтмадыгыз?" дигән сыман күзгә карап торулары әле дә булса хәтеремдә саклана. Сугышның үзәгендә кайнамасак та, без һәр минут сугыш утына керергә әзер тордык. Кайбычтан 1944 елның көзендә 11 кеше алынган идек, туган якка 1951 елда гына кайтып җиттем. Һәр елда Җиңү бәйрәменә баргач, хатирәләр кабат яңара. Күңелдә бер генә теләк: дөньялар тыныч булсын иде!

    Теги: Җиңү
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: