Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Белемле меңне егар

    Татарстан агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында авыл хуҗалыгы белгечләре өчен укулар дәвам итә.

    16-27 гыйнварга кадәр оештырылган "Терлекчелектә селекция-нәсел эше" дигән укуларда "Алтын кырлар" җәмгыятенең баш зоотехнигы Рәис Хәсәнов та катнаша. Бу атнада институтта "Заволжье" җәмгыятенең техника куркынычсызлыгы буенча инженеры Нәҗип Нәҗмиев, "Алтын кырлар" җәмгыятенең баш агрономы Рәмис Зәйнуллин, "Гөбенә" агрофирмасының Зур Тәрбит филиалы управляющие Вячеслав Аввакумов бер атналык курсларга китте. 30 гыйнвардан «Гө­бе­нә», «Заволжье», «Алтын кырлар», Закиров исемен­дә­ге җәмгыятьләрнең агрономнары укырга китәргә җыена.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: