Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Кайбыч игенчеләре Республика көнен басуда каршы ала. Алдынгы комбайнчыларны бүләкләделәр

Уракка төшкәннең беренче көненнән үк көн-төн кырда алар. Бүгенге көндә барлык мәйданнарның 70 процентында диярлек урып-җыю эшләре башкарылды инде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әйтеп узганча, көннәр яңгырсыз торса, уракны сентябрьнең беренче көннәрендә тәмамларга тулы ышаныч бар.

Халкыбыз өчен аеруча кадерле булган Республика көне алдыннан кырларда эшләүче алдынгы комбайнчыларны бүләкләделәр. Хезмәт алдынгыларына бүләкләрне Альберт Рәхмәтуллин белән бергә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов тапшырды. Бу юлы “Гөбенә” агрофирмасыннан Альберт Лазарев район буенча иң алдынгысы булып танылды. Ул «Класс-Мега» комбайнында 23 августка 10376 центнер ашлык суктырды. Урак батырына Рәхмәт хаты, премия, берьюлы ике күчмә байрак тапшырдылар. Беренчесе  – район лидеры булганы, икенчесе – агрофирма буенча иң күп ашлык суктырганы өчен. Альберт Лазарев узган ел Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы игълан иткән “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы комбайнчысы” бәйгесе җиңүчеләре арасында иде.

“Алтын кырлар” агрофирмасында Вячеслав Туртыгин алдынгылыкны үз кулында нык тота. «Класс-Мега» комбайнында 9267 центнер ашлык суктырган хезмәт алдынгысы белән барысы да горурлана. «Класс-Тукано» комбайнчылары арасында барган ярышта “Дубрава” агрофирмасыннан Айрат Сафиуллин җиңүче дип табылды. Аның исәбендә – 9163 центнер ашлык. «Под-березье» җәмгыятеннән комбайнчы Михаил Торхеев та кырда һәр минутның кадерен белеп эшли. Шуңа да алдынгылар сафында. «Туган як-Агро» җәмгыятеннән Фәнис Бикбов 4739 центнер ашлык суктырган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев