Амбарларга ашлык агыла
Районыбыз игенче-механизаторлары бөртекле, бөртекле-кузаклы культураларны урып-җыюның финиш сызыгына чыкты.
Закиров исемендәге хуҗалык игенчеләре дә тир түгеп үстергән уңышны югалтуларсыз җыеп алу өчен зур тырышлык куя. Бу хуҗалыкта бөртеклеләр 1134 гектар мәйдан били. Өч "ДОН-1500" комбайнында эшләүче Рузалит Җәләлиев, Ленар Сибгатуллин, Васыйл Сибгатуллин, "КамАз"да иген ташучы Илгиз Миңнуллин (рәсемдә арттагы рәттә сулдан уңга), комбайнчы ярдәмчеләре Марсель Сибгатуллин һәм Илфат Шакиров (алгы рәттә) вакыт белән исәпләшмичә эшли. "ЗИЛ" автомобилендә Ринат Әхмәдуллин да иген ташуда өлгерлек күрсәтә. Егетләр барлык мәйданның 97 процентында эш башкарган. Самат Хәйретдинов экипажы "ДОН-1500" комбайннары арасында районда алдынгылар рәтендә бара. "Урып-җыюны һәр гектардан 22 центнер уңыш алып төгәлләргә мөмкинлек бар. Арпаның уңдырышлылыгы гектарыннан 27 центнер булды," - ди хуҗалык җитәкчесе Радик Миңнуллин.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров егетләрнең эшкә җаваплы каравын билгеләде. Комбайннары яңа булмаса да, урак алдыннан сыйфатлы итеп ремонтлаганнар, шуңа да урак чорында тоткарлыксыз эшлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев