Авыл уңганнарга таяна
Җир туендыручыбыз да, сыендыручыбыз да. Халкыбыз гомер-гомергә җир эшкәртеп, иген үстерүчеләргә олы хөрмәт белән караган.
Быелгы ел авыл хезмәтчәннәре өчен уңай килде. Тырышлык бушка китмәде: кырлардан мул уңыш җыеп алынды. Уртак хезмәттә игенче- механизаторлар, шоферлар, белгечләрнең саллы өлеше бар. Аеруча югары күрсәткечләргә ирешеп эшләгән хезмәт алдынгылары Казан шәһәрендәге "Баскет-холл"да үткән бәйрәм тантанасында катнашты. Алар арасында "Бакчачы" җәмгыяте комбайнчысы Минихәт Дәүлиев, "Зур Колаңгы" җәмгыяте тракторчысы Фирдүс Шаһивәлиев, Закиров исемендәге җәмгыять механизаторы Мидхәт Алимбеков та бар иде.
Минихәт Дәүлиев 1992 елдан бирле механизатор булып эшли. Язгы чәчү чорында "ДТ- 75" тракторында туфракта дым каплау, культивацияләүдә катнашкан. Бөртеклеләрне урып-җыю чорында "ДОН-1500" комбайнына утыра. Ярдәмчесе Илнур Гыйсмәтуллин белән быелгы уракта барлыгы 8916 центнер ашлык суктырган. Урып-җыюдан соң, көзге чәчүгә туфрак әзерләгән, силос салганда базда яшел массаны "ДТ-75" тракторы белән тыгызлап торган.
Фирдүс Шаһивәлиев "Кайбычагрохимсервис" җәмгыятенә эшкә 1999 елда килә. "МТЗ- 1221" тракторында чәчүдә дә катнаша, печәнен дә чаба, туңга да сөрә. Быел 215 гектар мәйданда туңга сөрергә өлгергән инде.
Озак еллар "Сельхозтехника"да эшләп, ул таркалгач, 2005 елда Закиров исемендәге җәмгыятьтә эшли башлаган Мидхәт Алимбеков та чын хезмәт кешесе. Быел җәмгыятьтә һәр терлеккә 50 центнердан артык азык хәзерләнде. Анда Мидхәт аганың да өлеше зур. Ул "Полесье" комбайнында 603 гектар мәйданда күпьеллыкларны теземнәргә салган, 180 гектарда кукуруз урган. Тырыш хезмәтләре белән алар авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә лаеклы өлешләрен кертә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев