Малларның кадерен беләләр
Язның икенче көнендә Кайбычка ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эшлекле визит белән килде. Ул районда иң эреләрдән саналган "Гөбенә" агрофирмасының Чүти, Иске Тәрбит, Хуҗа Хәсән фермаларында малларны кышлату барышы белән танышты.
Биредә министрны муниципаль район башлыгы Җәүдәт Гаффаров, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров, "Гөбенә" агрофирмасы директоры Альберт Рәхмәтуллин, терлекчелек белгечләре каршы алды. Марат Готович савымчылар, бозау караучылар белән очрашуында эш шартлары, хезмәткә түләү, хезмәт хакының үзвакытында бирелүе белән кызыксынды. Боларның барысы да җитештерүчәнлеккә уңай йогынты ясаучы факторлар.
Министр Чүти филиалының ясалма орлыкландыру технологы Рәшит Зөбәеровтан сыерларның баш саны, күпме бозау алынуы, ветеринария врачы Харун Бикбовтан аларның сакланышы турында сорашты, ашату рационы белән кызыксынды. Биредә бер сыердан уртача 19,7, ә агрофирма буенча 20,8 килограмм сөт савалар. Узган җәйнең мөмкинлекләрен кулдан ычкындырмыйча, терлек азыгын җитәрлек дәрәҗәдә әзерләп калдырган агрофирмада кышлату чорын чагыштырмача җиңел уздыралар. Азыгы барның кышы кыска, дип юкка гына әйтмиләр шул. Кайсы гына фермага барып кермә, улакларда азык тулы, терлекчеләрнең дә кәефе яхшы.
Марат Әхмәтов "Гөбенә" агрофирмасы җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллинга киләчәктә нәселле таналар үрчетеп сатарга тәкъдим итте. Моның өчен мөмкинлекләре җитәрлек аларның, иң мөһиме - хезмәт сөючән халкы бар. Министр очрашу ахырында кышлату чорыннан канәгать булуын белдерде һәм алга таба да шулай терлекләрнең кадерен белеп эшләргә киңәш итте. Бу эшчәнлеккә куелган иң югары бәя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев