Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Әтнәдә товарлыклы-сөтчелек фермаларының эшчәнлеге белән танышты
Бу атнаның сишәмбесендә муниципаль район башлыклары Әтнәгә җыелды. Терлекчелек тармагын үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашты.
Муниципалитет башлыклары ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендә "Шахтер" җәмгыяте һәм "Таң" хуҗалыгындагы товарлыклы-сөтчелек фермаларының эшчәнлеге белән танышты. Әтнә сөт җитештерү буенча республикада алдынгылар сафында атлый. Бүгенге көндә биредә тулаем савым 122,4 тонна тәшкил итә, бер сыердан уртача 21,1 килограмм сөт савалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев