Республика бәйгесендә
Бу атнаның сишәмбесендә Бөгелмә районындагы "Бөгелмә нәсел предприятиесе" җәмгыятендә дуңгызларны ясалма орлыкландыру технологларының республика бәйгесе узды.
Бәйгене ачу тантанасында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов һәм министрлыкның терлекчелектә нәсел эше предприятиесе директоры Илсур Закиров бәйгедә катнашучыларга уңышлар теләде. Бу бәйгедә "Гөбенә" агрофирмасының Хуҗа Хәсән дуңгыз фермасы мөдире, ясалма орлыкландыру технологы Сергей Шупшин да катнашты һәм бүләккә лаек булды.Ул анда "Эмбрион" җәмгыяте җитәкчесе Нәгыйм Сибгатуллин белән барды. Республиканың төрле төбәкләреннән килгән 19 технолог теоретик һәм практик белемнәрен күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев