Шикәр чөгендере табыш китерә
Урамда Раштуа салкыннары булса да, кояш барыбер нурларын мулрак чәчә башлады. Инде кышның яртысын кышладык, көннәр язга таба авышты. Бу инде игенче-механизаторларга язгы кыр эшләренә әзерлекне башлап җибәрергә дигән хәбәр дә.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров әйтеп узганча, барлык хуҗалыкларда да 1 февральдән техника паркларында авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау башланачак. Әлегә игенче-механизаторларның күбесе ял итә. Шулай да быелгы ел уңышы өчен әзерлек эшләре башланды инде. "Ак Барс" агрохолдингы канаты астында эшләүче "Гөбенә", "Заволжье", "Алтын кырлар" җәмгыятьләрендә хәзер Каратун станциясеннән ашлама ташыйлар. 20 гыйнварда Казанда "Ривьера" күңел ачу комплексында Татарстан шартларында шикәр чөгендере игү мәсьәләләренә багышланган агроконференция узды. Якташыбыз - Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекчелек, химияләштерү һәм үсемлекләрне саклау департаменты директоры Петр Чекмарев катнашында үткән бу чарада "Щелково Агрохим" җәмгыятендә җитештерелүче шикәр чөгендере гибридларының үзенчәлеге, орлыкчылыкның үсеше, авыл хуҗалыгы культураларын страховкалау мәсьәләләре каралды. Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җир эшләре буенча консультанты Рәмис Хәкимов һәм инвестор җәмгыятьләренең агрономнары катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев