Урак – иң җаваплы чор
Икмәкне басудан җыеп алганчы, көнне төнгә ялгап эшлисе. Һава торышы мөмкинлек бирсә, дип тә өстәр идем.
Табигать игенчегә өстәмә сынаулар җибәрә - дөньяны җылы, шифалы яңгырлары белән юа. Сүз дә юк, җир кешесе бу яңгырларның кадерен белә, ләкин урып-җыю чорында явымнар эшкә комачау итә. Тир түгеп, тырыш хезмәт куеп үстергән игеннәрне амбарларга югалтуларсыз, түкми-чәчми саласы килә игенченең. Быелгы уңышны, узган елдагыдан кимрәк булса да, начар дип әйтергә тел әйләнми. Аны тизрәк җыеп алу өчен эшне дөрес оештырырга һәм комбайнчыларның технология таләпләрен дөрес үтәве генә кирәк.
Закиров, Чекмарев хуҗалыклары, "Гөбенә" җәмгыятьләре җитәкчеләре белән очрашу вакытында муниципалитет җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллин вакытны югалтмыйча, көн-төн иген суктырып, икмәк кабул итү пунктларына озату кирәклегенә басым ясады. "Гөбенә"нең Мәлки филиалына караган көзге бодай басуларында киңколачлы эш гаҗәпкә калдыра. "Мега Клаас" лар арасында басуны иңләгән ике яңа "Нью Холланд"ны күз шунда ук аерып ала. Аның берсен элек "СК-5" комбайнында эшләгән Иван Данилов иярләгән. Альберт Илгизәрович комбайнчы өчен ихлас шатлануын белдерде: "СК"да 1991 елдан бирле эшләдең. Яңа техника да шулай озак хезмәт итсен, югары нәтиҗәләргә ирешергә язсын", - диде ул. Кыр батырлары Георгий Лазарев, Харис Хәбибуллин, Сергей Гаврилов белән әңгәмәсендә район башлыгы борчак уңышын җыеп алулары өчен рәхмәтен белдерде, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәп, эшне тизләтергә, тәүлек әйләнәсе эшләргә кирәк булачагын әйтте. Ашлыкны ташуда өзеклекләр юк, һава торышы мөмкинлек биргәндә "КамАЗ" йөртүчеләре Евгений Таймасов, Владимир Малов, Алексей Блинов, алны-ялны белми, тәүлек буе эшләргә дә әзер. Игенчеләрнең күңелендә - хезмәт дәрте, язгы чәчүдә тырышып эшләү нәтиҗәсендә уңыш та яхшы, хезмәткә тиешле бәяне дә куя беләләр. Һәркемнең узган ел күрсәткечләрен тагын да арттырасы килә, әлегә алдынгылар рәтендә булган "Акрос" комбайнчысы Юрий Ермолаев 129 тонна, Георгий Лазарев 113 тонна иген суктырган инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев