Авылым укытучысы
Кеше гомере бигрәк тиз уза икән ул. Минем дә Бәрлебашы мәктәбендә егерме елдан артык гомерем узган. Мондый язмышлы булуыма мин чиксез шатланам һәм рәхмәтле. Ник дисәгез, язмыш мине акыллы, сабыр, тыйнак, ягымлы, ярдәмчел кешеләр белән очраштырды, мин тату коллективта эшлим. Мәктәбебез директорының уку-укыту буенча урынбасары Талия Илтөзәр кызы Гарифуллинага аерым...
Язмыш аны чит җирләрдә сынап-сынап караса да, Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаган математика укытучысын туган мәктәбенә кире кайтара. Үзенә белем биргән укытучылар янәшәсендә эшләү җаваплылык өсти аңа. Артык тыйнак Талия апа бу көннәрне зур горурлану белән искә ала. Шушы фәнгә мәхәббәт тәрбияләгән укытучысы Егоров Владимир Васильевичтан күп нәрсәләргә өйрәнә, остазлары белән бергә эшләвенә куана. Утыз еллык тәҗрибәсе булган Талия Илтөзәровна үзе хәзер безнең өчен үрнәк, өйрәтүче һәм акыллы җитәкче дә.
Мәктәбебезгә төрле авыллардан килгән балаларның да иң беренче хәлләрен ул белә, барысының да күңеленә үтеп керә, аңлый, киңәшен бирә. Кемнедер аз гына кыерсытсалар да, чын йөрәктән ярдәмгә ашыга, дөрес юл күрсәтә. Дәресләрендә дә тавышын күтәреп сөйләгәнен, кемгәдер кычкырганын ишетмәссең, я булмаса килеп чыккан авыр хәлдән чыгу юлын таба алмыйча аптырап калганын күрмәссең аның. Шуңа күрә бар укучылар да аны ярата, хөрмәт итә, мәктәпне тәмамлагач та элемтәләре югалмый. Укытучылар бүлмәсендә, сүз артыннан сүз китеп, сөйләшеп утырган чакларда да ул гел акыллы киңәшләрен бирер, кыен чакларда да юатыр сүзләр таба, һәрберебезгә ярдәм итәргә ашыга.
Күркәм сыйфатлар аңа әти-әнисеннән күчкәндер, мөгаен. Илтөзәр абый белән Гөлсинә апаның олы кызлары булып дөньяга килгән Талия үзеннән соң туган энекәшләрен тәрбияләшкән, әти-әнисенең уң кулы булган шул. Дөрес тәрбия биргәннәре өчен рәхмәтле булуын ул беркемнән дә яшерми, безгә - хезмәттәшләренә дә үрнәк итеп куя.
Менә шундый тәрбия алып үскән кызны күрше авыл егете бик тиз күреп ала... Талия апаның Әмир абый Гарифуллин белән тормыш корып яшәүләренә дә инде чирек гасыр үткән. Эш сөючән бу гаилә авылдашлары өчен дә үрнәк.
Тыйнаклык өлгесе булган Талия Илтөзәр кызы бу көннәрдә гомеренең уртасында басып тора. Тормыш авырлыкларына бер генә дә бирешмичә, кыенлыкларны читкә куа-куа, үзе сайлаган юлдан горур, матур итеп алга атлый.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 гыйнвар 2021 - 13:08Кайбычта руль артына сәрхүш хәлдә утырган дүрт кешене туктатканнар Гыйнварның беренче яртысында район юлларындагы хәл белән ЮХИДИ инспекторы Илфат Әхмәтов таныштырды.21100
-
24 гыйнвар 2021 - 13:04“Коронавируска каршы прививка чирдән саклый”,- ди Кайбыч авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы COVID-19 вакцинасын ясаткан кайбычлылар арасында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов та бар. Мин аңа бер генә сорау белән мөрәҗәгать иттем: “Сез ни өчен вакцина ясатырга булдыгыз?”7400
-
24 гыйнвар 2021 - 09:35Кайбыч ягы музеенда күчмә күргәзмә ачылды Кайбыч ягы музеенда бөек шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыгына багышланган “Һәлак булса да, үлми герой” дип исемләнгән күчмә күргәзмә ачылды.8800
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.52000
-
20 гыйнвар 2021 - 12:27Кошман авыл җирлеге башлыгы халык алдында хисап тотты Кошман авылы мәдәният йортында үткән халык җыенын авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина ачып җибәрде.34500
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Олы Урсак авылында халык җыены үтте Күптәнге традиция буенча гыйнвар аенда авыл җирлекләренең отчет җыелышлары үтә.28100
-
20 гыйнвар 2021 - 09:02Бер миллион язылучысы булган блогер “Ялкын” журналының яңа санын тәкъдим итүдә катнашты Бу чарада татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.4400
-
19 гыйнвар 2021 - 15:10Быел районда халык җыеннары Мөрәле авыл җирлегеннән башланды Елга бер тапкыр узучы җыенда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары белән турында иркенләп сөйләшә.18000
-
16 гыйнвар 2021 - 07:572021 елга Мөселман бәйрәмнәре 18 февральдән 19ына каршы төн Рәгаиб кичәсе – Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахлашкан вакыты. Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә.36300
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.95200
-
13 гыйнвар 2021 - 14:48Кайбыч терлекчеләрен салкыннар куркытмый Кайбыч районы хуҗалыкларында иртәнге савым башланганда көн 38-41 градуска кадәр салкын иде.11300
-
13 гыйнвар 2021 - 11:32“Кайбыч таңнары” бүләкләр тарата Агымдагы елның беренче яртыеллыгына “Кайбыч таңнары” газетасына язылучылар арасында призлар уйнаттык.32400
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.44100
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
23 гыйнвар 2021 - 13:00Район башлыгы ике баланың хыялын тормышка ашырдыЯрдәмгә мохтаҗларны шатландыручылар барыбызга да үрнәк. Без дә хәлебездән килгәнчә ярдәм кулы сузыйк, үзебезгә савап алыйк.28100
-
23 гыйнвар 2021 - 13:00Район башлыгы ике баланың хыялын тормышка ашырды Ярдәмгә мохтаҗларны шатландыручылар барыбызга да үрнәк. Без дә хәлебездән килгәнчә ярдәм кулы сузыйк, үзебезгә савап алыйк.28100
-
22 гыйнвар 2021 - 14:22Хуҗа Хәсән авыл җирлегендә халык җыены Хуҗа Хәсән авыл җирлегенең халык җыенында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, прокурор Алмаз Сөләйманов, районга республикадан куратор итеп билгеләнгән ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, оешмалар җитәкчеләре катнашты.21300
-
24 гыйнвар 2021 - 13:08Кайбычта руль артына сәрхүш хәлдә утырган дүрт кешене туктатканнар Гыйнварның беренче яртысында район юлларындагы хәл белән ЮХИДИ инспекторы Илфат Әхмәтов таныштырды.21100
-
24 гыйнвар 2021 - 09:35Кайбыч ягы музеенда күчмә күргәзмә ачылды Кайбыч ягы музеенда бөек шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыгына багышланган “Һәлак булса да, үлми герой” дип исемләнгән күчмә күргәзмә ачылды.8800
-
24 гыйнвар 2021 - 13:04“Коронавируска каршы прививка чирдән саклый”,- ди Кайбыч авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы COVID-19 вакцинасын ясаткан кайбычлылар арасында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов та бар. Мин аңа бер генә сорау белән мөрәҗәгать иттем: “Сез ни өчен вакцина ясатырга булдыгыз?”7400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика