Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Брайльча укырга – китапханәгә

Авырлыклар алдында югалып калмыйча, тормышта үз урыннарын табучылар шактый арабызда.

Олы Кайбычта яшәүче Вәсилә Сәлахиева әнә шундыйлардан. Тугыз тап­­кыр операция ясатырга туры килсә дә, ярдәме ти­ми. Шулай да күңел тө­шен­келегенә бирелми: башкалабыздагы Сө­ләй­ман мәчетендә сукырларны укыту үзәгендә брайль системасы буенча рус, татар, гарәп алфавитын өй­рәнә. Ислам дине саулыгы ягыннан кимчелекле булучыларга карата мәр­хәмәтле, ярдәмчел булырга куша. Вәсилә апаның да үзе кебек начар кү­рүчеләргә китапханәдә дин сабагын өйрәтергә теләге бар. Моның өчен ул брайль системасы буенча махсус әлифба тө­зегән, әлеге метод буенча догалар уку, намаз тәр­тибенә төшенергә мөм­кин.

- Кайберәүләр, бармакларымның сизгерлеге юк дип куркып калмасын, йөрсен, өйрәнсен иде, - ди ул.

Китапханә фондында брайль системасы буенча төзелгән китаплар, шулай ук аудио-китаплар бар. Нәбирә Гыйматдинова, Мәдинә Маликова кебек танылган язучыларның әсәрләре яздырылган дисклар да күпләрдә кызыксыну уятыр. Сукырлар өчен махсус республика китапханәсе белән төзелгән килешү нигезендә китаплар, методик ярдәмлек­ләргә кытлык юк. Вәсилә апа брайльча уку буенча ярдәм сорап китапханәгә мөрәҗәгать итүчеләргә рәхәтләнеп булышырга әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Брайльча уку