Булса иде күбрәк шундый очрашулар...

Дәресләр бетүен көн саен зарыгып көтәбез, чөнки аннары күңелле сәгатьләр - түгәрәкләр башлана. Безнең мәктәптә сәнгатькә багышланган "Яшь бөреләр" һәм "Яшь талантлар" түгәрәкләре эшли. Яшь хәбәрчеләрне берләштергән "Яшь бөреләр" түгәрәге оешуга быел 12 ел.
Вакыт узганы, еллар үткәне сизелми дә. Әлеге түгәрәккә икенче класста йөри башлаган идем, хәзер инде тугызынчыга җиткәнмен. Яраткан мәктәбем белән хушлашыр вакытларым да килеп җитә. Без, каләм тибрәтүче укучылар, бик күп бәйгеләрдә катнаштык, җиңүләр яуладык. Атнага ике тапкыр остазыбыз Исламия апа Мусина җитәкчелегендә шөгыльләнәбез. Мәкальләр, шигырьләр язу белән генә чикләнмибез - телебезне баету өчен Исламия апаның китап-журналлары, тәмле сүзләре, яхшы киңәшләре җитәрлек. Әйе, менә шулай гәҗит-журналлар алып, кызыклы мәкаләләр, хикәяләр дә укыйбыз. Яхшы җитәкче булмаса, түгәрәк тә алай гөрләп эшләмәс иде. Килешәсезме? Җитәкчебезнең тирән белемле булуына сокланам мин! Вакыйгаларны үз тормышындагы хәлләргә нигезләнеп сөйләргә ярата, ә без - тыңларга.
Түгәрәк утырышлары бер-берсенә бөтенләй охшамаган, гел үзенчәлекле үтә. Күптән түгел, мәсәлән, репортажлар язып килдек. Үзебезне булачак журналистлар кебек хис иттек. Ә менә февраль ахырында чын журналистны - "Кайбыч таңнары"ыннан килгән Луиза апа Сөнгатуллинаны күрү - безнең өчен бәйрәм иде. Беренчедән, Луиза апага миннән: "Сез ни өчен журналист һөнәрен сайладыгыз?", Әдилә Ибәтуллинадан: "Журналист булу авырмы?", Фирүзә Мусинадан: "Сез шигырьләр язасызмы?"дигән сораулар бирелде. Луиза апа барысына да төгәллек белән җавап бирде: "Журналист юлын сайлауга балачактан ук газета-журналларга мәкаләләр язуым этәргеч бирде. Һәрбер һөнәрнең үз кыенлыклары бар. Ләкин, үз эшеңне бирелеп, яратып, белеп башкарсаң, бернинди кыенлыгы да юк. Журналистикага мәкаләләр язучылар кирәк, шигърият - башка". Луиза апа безнең иҗат белән дә кызыксынды: "Укучыларыбыз хатларын көтеп алабыз, ешрак языгыз,"- дигән теләген белдерде.
Журналистикага кереп киткәч, без республикабыздагы язучыларга да тукталдык. Кайбыч районында Шәүкәт Галиев, Роберт Миннуллин кебек шәхесләр белән элегрәк узган очрашулар бездә җылы тәэсирләр калдырган иде. Бу очрашу да күңелебездә озак сакланыр әле.Теләгебез бер генә: мондый очрашулар ешрак булсын иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 февраль 2021 - 13:16Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбычта ремонт ясалачак обьектларда булды Ул башкарма комитет җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов, “Заман” төзелеш фирмасы җитәкчесе Равил Җәләлиев белән берлектә иң элек авыл хуҗалыгы һәм азык -төлек идарәсенә килде.13600
-
25 февраль 2021 - 14:36Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиевка 67 яшь иде.30200
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!42600
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.12000
-
23 февраль 2021 - 09:35“Геройлар истәлеген саклыйк” Бөтенроссия акциясенә кайбычлылар да кушылды Ватан сакчылары көне уңаеннан район үзәгендә, авылларда Бөек Ватан сугышы каһарманнарына куелган һәйкәлләргә веноклар салдылар.6700
-
20 февраль 2021 - 14:12Район башлыгы Мәлки балалар бакчасы һәм мәктәп ашханәләрендә балаларны тукландыру белән танышты Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Мәлки авылына барды.31600
-
20 февраль 2021 - 10:29Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Мәлки мәктәбендә парламент дәресе үткәрде Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Мәлки мәктәбенә килүенең төп максаты- парламент дәресендә катнашу иде.25000
-
18 февраль 2021 - 13:28Бәрлебашы авылында яшәүче Әнвәр Абдрахмановның тормышы турындагы язма китапка кергән «Бәрлебашы – чорлар юлдашы» дигән китапта минем әтием Әнвәр Абдрахманов турында да язма бар.30801
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.55500
-
17 февраль 2021 - 16:29Марат Әхмәтов Кошман мәктәбендә узган парламент дәресендә катнашты Быел парламент дәреселәре “Татарстан – безнең уртак йорт”.37100
-
17 февраль 2021 - 13:40Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә ПАО «АК БАРС» БАНК, гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә. Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкин һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйләрбез.10200
-
17 февраль 2021 - 09:50«Куайринг: как экономить на приеме безналичных платежей с Делобанком Директор Делобанка Ирина Кузьмина рассказала о новом способе приема безналичных платежей.18900
-
16 февраль 2021 - 11:24СалаваTIK — Чума үрдәк Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!32600
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
27 февраль 2021 - 13:40Кайбычта традицион “Россия чаңгы юллары” Бөтенроссия массакүләм спорт бәйрәме үттеБу чаңгы ярышы ике атна элек узарга тиеш булса да, көннәрнең 30 градустан да салкынрак торуы сәбәпле, ул кичектерелгән иде. Бу шимбә спорт яратучылар өчен бик уңай килде: кичәге бураннан соң, көн дә җылы, кояшлы, чалт аяз иде.19800
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!42600
-
25 февраль 2021 - 14:36Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиевка 67 яшь иде.30200
-
27 февраль 2021 - 13:40Кайбычта традицион “Россия чаңгы юллары” Бөтенроссия массакүләм спорт бәйрәме үтте Бу чаңгы ярышы ике атна элек узарга тиеш булса да, көннәрнең 30 градустан да салкынрак торуы сәбәпле, ул кичектерелгән иде. Бу шимбә спорт яратучылар өчен бик уңай килде: кичәге бураннан соң, көн дә җылы, кояшлы, чалт аяз иде.19800
-
26 февраль 2021 - 13:16Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбычта ремонт ясалачак обьектларда булды Ул башкарма комитет җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов, “Заман” төзелеш фирмасы җитәкчесе Равил Җәләлиев белән берлектә иң элек авыл хуҗалыгы һәм азык -төлек идарәсенә килде.13600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика