Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Иске Тәрбиттә – яңарыш

    2012 ел үзенең мәшәкатьләре белән үтеп китте. Яңа ел беренче көннәрен саный башлады. "Кайбыч таңнары"ның узган елдагы 26 декабрь санында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин узып баручы елда куанырлык уңышларыбыз бар, дип белдергән иде.

    Моның шулай булуын без, Иске Тәрбит авылы халкы, күреп, белеп торабыз. Мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, халыкны социаль яклау өлкәсендәге уңай үзгә­решләр күз алдында. Иске Тәрбит авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылу уңаеннан халкыбыз исеменнән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, үзәк сырхауханәнең баш табибы Газимагомед Магомедовка, төзүчеләргә, бу төзелешкә өлеш кертүчеләрнең барысына да рәхмәтемне җиткерәм. Еллар агышына күз салсак, безнең авылда медицина хезмәте сугышка кадәр дә, сугыш елларында да күрсәтелгән. Башта Варлам бабай дарулар саткан, уколлар ясап йөргән. Аннан соң бүрәнәләрдән медпункт төзелгән, илленче елларда бала тудыру бүлмәсе дә бар иде. Аны утын ягып җылытуларын хәтерлим. Ул искергәч, 1973 елда яңасын салдылар. 2012 елның 1 декабренә кадәр эшләде. Яңа медпункт кирәклеге турында соңгы 2-3 елда җыелышларда даими сүз алып барылды. Анда кыш көннәрендә бик салкын иде. ФАПта эшләүчеләргә дә, дәваланырга килгән авыруларга да уңайсыз булды. Без төрле елларда эшләп ялга чыккан фельдшерларыбызны хөрмәт белән искә алабыз. Алар: Ульяна Шустрякова, Анна Морозова, Федосия Тимофеева, Роза Трофимова, Римма Иванова, Римма Богатырева, Людмила Симушкина һәм хәзер медицина ярдәме күрсәтүче Галина Медова. Фельдшер эш урынының заманча җиһазландырылуы, авыруларны кабул итү, процедура бүлмәләре, газ, су кертелүенә, канализация булуына шатланып туя алмый. Анда заман техникасы - компьютер да бар. Ул Мәскәү шәһә­рендә яшәүче авылдашыбыз Петр Иванович Семенов бүләге. Авылдашларыма теләгем шул: монда авырып сирәгрәк килегез, ә авыруларны профилактикалау буенча ешрак мөрәҗәгать итегез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: