Кече Кайбычта – Уңыш бәйрәме

Ел буена җитәрлек байлык-муллык алып килүче көзне олыламый мөмкин түгел. Әлегә кадәр бу күркәм гадәт мәктәп балалары арасында гына булса, быелгы елны көзне олылаучы Уңыш бәйрәме Кече Кайбыч авылы клубында да оештырылды.
Авыл китапханәчесе Рузалия Гыйматдинова бәйрәмгә кунаклар чакырды, декрет ялында булса да, алты балам бар, дип тормады, Гөлнара Абдуллина да бәйрәмне оештыруда тырышып йөрде.
Вакыты җиткәч, авыл клубына иңнәренә ап-ак яулыкларын япкан, кулларына күчтәнәчләр тоткан апалар, хуҗабикәләр килде. Рузалия белән Гөлнара аларны матур итеп өстәл әзерләп каршы алды. Авыл апалары өстәлгә көз нигъмәтләреннән үзләре пешереп алып килгән ризыкларны да куйды. Гөлфирә апа Әхмәтҗанова пешергән бәлеш өстәлнең күрке иде, билгеле. Сылу апа Гайнулллинаның салаты да өстәлгә ямь кертте. Ә Мансур абый Гомәров безне үзе үстергән карбыз-кавын белән сыйлады. Алар тормыш иптәше Гөлия апа белән бергәләп килгән иде. Равилә, Гөлнур, Фәнүзә апаларның күчтәнәчләре дә барсының да күңеленә хуш килде. Өстәл тагын да матурланып, тулыланып китте.
Килгән кунаклар өстәл янында гына утырмады, Рузалия Гыйматдинова аларны уйнатты да, табышмакларга җаваплар да таптырды. Апаларның барысы да уеннарда катнашты. Яшьләргә хас җитезлек белән "бәрәңге утыртып, бәрәңге алдылар", бәрәңге әрчүдә җитезлектә дә ярыштылар.
Барлык уңган хуҗабикәләргә тәмле ризыклар пешереп килгән өчен бүләкләр тапшырылды. Сыйланып алганнан соң, бергәләшеп яшьлектәге җырлларын искә төшереп, баянга җырлап утырдылар. Апалар гына түгел, Мансур абый да җырларга теләп кушылды, хәтта үзе генә дә матур итеп җырлап бирде. Тәскирә апа Миңнуллинаның җырлавы да беркемне дә битараф калдырмады. Олыгая барса да, яшьлек дәртен югалтмаган, татар халык җырларын оста итеп башкаручы апабыз ул безнең. Гөлнур Мотыйгуллина да матур итеп җырлап, кунакларның күңелен күрде.
Ахырдан кунаклар бәйрәмне оештыручы Рузалия Гыйматдиновага һәм Гөлнара Абдуллинага зур рәхмәтләрен әйтеп, өйләренә таралыштылар. Әйе, бәйрәм күңелле узды. Авыл апаларына матур кичә булды. Безгә күңелле ял сәгатьләре бүләк итүчеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 апрель 2021 - 16:45Кайбычның беренче район башлыгы Азат Хәнифәтуллин:”Кайбыч 30 ел элек кенә төзелгән дисәләр, беркем дә ышанмас” Кайбыч 30 ел элек кенә төзелгән дисәләр, беркем дә ышанмас. Минем күңелемә бик якын булган район ул. Чөнки 1991 елда оешкан яңа районның администрация башлыгы итеп мине сайлап куйдылар.11800
-
19 апрель 2021 - 16:40Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбыч туган көне уңаеннан котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте Хөрмәтле кайбычлылар, илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче якташларыбыз!6200
-
19 апрель 2021 - 13:52Иске Чәчкаб авылының 100 яшьлек Әлмәндәре: ”Җиңү көнен зарыгып көтәм” Иске Чәчкаб авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәтулла Заһидуллин янына һәр баруымда аны Әлмәндәр бабайга охшатып кайтам.4700
-
18 апрель 2021 - 11:08Чүти авылында районның 30 еллык юбиллен үткәрделәр Кайбыч районының 30 еллык юбилее уңаеннан Чүти авыл җирлегендә зур тантана узды.18000
-
17 апрель 2021 - 08:22Шүширмә авылында, капиталь ремонттан соң, мәдәният йорты үз ишекләрен ачты Кайбычның 30 еллыгына багышланган тантананы танымаслык булып үзгәргән мәдәният учагында үткәрделәр.24200
-
15 апрель 2021 - 14:23КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #19 / "Ө" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.51200
-
13 апрель 2021 - 17:10«2FAN» ютуб-каналында беренче тапкыр башкорт телендә видеоролик урнаштырылды Лилия Шагалиева башкорт шагыйре Газиз Әбделмәновның мәхәббәт темасына багышланган шигырен сөйләде.41300
-
13 апрель 2021 - 15:58Иске Тәрбит һәм Федоровское урта мәктәпләрендә шахмат зоналары ачылды “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге республикадагы мәгариф учреждениеләрендә шахмат уены зоналарын булдыру буенча махсус проектны тормышка ашыра.34600
-
12 апрель 2021 - 15:13“Китап” радиосы туган тел сагында тора “Китап” радиосының эш юнәлеше һәм максаты нидә?7300
-
9 апрель 2021 - 14:41Кайбычта язгы кыр эшләренә старт бирелде Традиция буенча, язгы кыр эшләре башланыр алдыннан хуҗалыклардагы техниканың әзерлегенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы карары белән махсус оешкан комиссия бәя бирә.52100
-
8 апрель 2021 - 10:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #18 / "О" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.47200
-
5 апрель 2021 - 10:08Кайбыч пенсионерларына сөенеч: 1 апрельдән пенсия арта 1 апрельдән дәүләт пенсион тәэмин ителешендәге, шул исәптән, социаль пенсияләр 3,4 процентка арттырыла. Бу 2020 елда пенсионерларның яшәү минимумы үсеше темпы белән тәңгәл килә.37500
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
19 апрель 2021 - 16:41Кайбыч район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин юбилей уңаеннан фикерләрен җиткердеКайбычның 30 еллык юбилеена да килеп җиттек.12500
-
17 апрель 2021 - 08:22Шүширмә авылында, капиталь ремонттан соң, мәдәният йорты үз ишекләрен ачты Кайбычның 30 еллыгына багышланган тантананы танымаслык булып үзгәргән мәдәният учагында үткәрделәр.24200
-
18 апрель 2021 - 11:08Чүти авылында районның 30 еллык юбиллен үткәрделәр Кайбыч районының 30 еллык юбилее уңаеннан Чүти авыл җирлегендә зур тантана узды.18000
-
19 апрель 2021 - 16:41Кайбыч район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин юбилей уңаеннан фикерләрен җиткерде Кайбычның 30 еллык юбилеена да килеп җиттек.12500
-
19 апрель 2021 - 16:45Кайбычның беренче район башлыгы Азат Хәнифәтуллин:”Кайбыч 30 ел элек кенә төзелгән дисәләр, беркем дә ышанмас” Кайбыч 30 ел элек кенә төзелгән дисәләр, беркем дә ышанмас. Минем күңелемә бик якын булган район ул. Чөнки 1991 елда оешкан яңа районның администрация башлыгы итеп мине сайлап куйдылар.11800
-
19 апрель 2021 - 16:40Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбыч туган көне уңаеннан котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте Хөрмәтле кайбычлылар, илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче якташларыбыз!6200
-
19 апрель 2021 - 13:52Иске Чәчкаб авылының 100 яшьлек Әлмәндәре: ”Җиңү көнен зарыгып көтәм” Иске Чәчкаб авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәтулла Заһидуллин янына һәр баруымда аны Әлмәндәр бабайга охшатып кайтам.4700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика