Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Киңдер сиңа күңел түрем

Телне бөек хәзинә, байлык диләр. Табигатьтәге һәр нәрсә үз урынында, үзенчә байлык түгелмени?

Һәркайсының - үз үлчәү-бәйләү берәмлеге. Тауларның биеклеге, җимешнең тәме, диңгезләрнең тирәнлеге, йолдызларның яктылыгы, далаларның киңлеге... Ә тел байлыгын, тел кыйммәтен ничек бәяләргә? Сүз­ләр­нең күплеге, сөйләшүчеләрнең ишлеге беләнме? Озак яшәүчәнлеге һәм кешелек дөньясына керткән өлеше беләнме? Бу әйтелгәннәр тел зурлыгын дәлилли тасвирласалар да, барыбер төгәл билгеләмә үк түгел. Һәр тел - үзенчә бөек. Җәм­гыятьтә урын тоткан һәр тел турында бәлки гади генә болайрак әйтеп буладыр: тел ул - иксез-чиксез, төпсез-кырыйсыз, хисапсыз-бәясез...

Җир йөзендә телләр бик күп. Аларның төгәл санын әйтү дә кыендыр. Бер иш галимнәр алты мең ярым тел бар, дип исәплиләр. Бар мил­ли­ард­­лап кеше сөйләшкән кытай, инглиз телләре, бар берничә мең, хәтта берничә йөз кеше сөй­ләш­кәннәре... Мисалга ерак барасы түгел, үзебезнең Казаныбызда борынгы ассирия телендә сөйлә­шү­че берничә дистә гаи­лә бар.

Ә безнең, татарларның, туган теле - татар теле. Заманында халыкара тел­ләрнең берсе булган, хәзерге көндә дә бөтен­дөнья күләмендә сөйлә­шер өчен, уңай 10-15 тел арасында саналган, җәм­гыять яшәеше барышын бөтен турылыгы һәм нечкәлекләре белән чагылдыра алырлык бихисап сүз байлыгы булган ана телебез ул - татар теле. 21 нче февраль - Халыкара туган телләр көненә багышланган "Туган телем - иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем" дигән әдәби музыкаль кичә уздырдык. Кичәдә без туган телебез - татар теленә атап шигырьләр сөй­лә­дек, җырладык. Бәйрәм кичәсен Габдулла Тукай сүзләренә язылган һәм татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" җыры белән тәмамладык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев