Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Кошлар дөньясына сәяхәт

Кыш җитүгә кошларга авыр чор башланганын беләбез. Без аларга һәрчак ярдәм итеп торырга тиеш һәм шулай эшләргә тырышабыз да. Мин һәр елны кошларга җимлек ясап эләм. Бу эштә миңа әтием булыша. Ә яз җитүгә без туган якта еракта кышлаучы кошларны көтәбез.

Менә быел да шулай эшләдек. Кичә генә беренче сыерчыклар күренде. Без­нең инде аларга ояларыбыз да әзер.

Ә мәктәптә без, эшләгән эшләребезгә нәтиҗә ясагандай, Кошлар көнен бәйрәм итәбез. 1 апрель - Кошлар көне. 1894 елда Америкада бәйрәм итә башлаганнар кошлар кө­нен. Чит илдән үрнәк алып, 1924 елны Подмосковьеда бәйрәм итә башлыйлар. Ә бер елдан соң бөтен ил белән Кошлар көнен бәйрәм итү гадәткә керә. Без бу көнгә ныклап әзерләнәбез. Биология укытучыбыз Эльмира Рәхмәтуллина алдан ук кошларга багышланган викторина сораулары элеп куя. Аңа җавап эзли-эзли кошларның тор­мыш­ларын өйрәнеп бетәбез. Бик күңелле! Ә бәй­рәмдә нәтиҗә ясый укытучыбыз. Башлангыч сыйныф укучылары бу көнгә төрле кул эшләре ясыйлар, мәктәбебезнең бер як стенасы кошлар рәсеме белән тула. Ә зурраклар рәсем, сыерчык оя­сы ясап киләләр. Менә Эльмира Рәшитовна "Баш­ваткыч" уены үт­кәр­де. 8 сыйныф укучысы Рәхмәтуллина Илсөяр, 9-сыйныфтан Белов Владимир, Ушаков Сергей катнашты. Кроссворд чишә-чишә вакыт үткәне дә си­зелмәде. Уенчыларга башка сыйныф укучылары да ярдәм итте. Иң күп балл туплап, Рәхмәтуллина Илсөяр җиңеп чыкты. Кошлар дөньясы кызык икән, моңа укытучыбыз тагын бер кат төшендерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кошлар Кошлар дөньясы