Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

«Кояшкай»да күңелле ял итәбез!

Иске Тәрбит мәктәбенең "Кояшкай" лагерена йөрүче балалар тәэсирләре белән уртаклаша:

Маша Зайцева:

Җәй көннәрен мин бик көтеп алам, чөнки мәктәптә оештырылган "Кояшкай" лагерена йөрим. Отряд ике звенога бүленгән. Һәр звеноның үз исеме, җыры, девизы бар. Мин отряд советы җитәкчесе. Лагерьда без төрле конкурсларда, викториналарда катнашабыз. Җиңсәк, шатланабыз, җиңел­сәк тә үпкәләмибез. Саф һавада төр­ле уеннар уйныйбыз, походларга, экскурсияләргә йөрибез. Елга буенда балык тотабыз, табигатьне күзәтә­без. Тәрбиячеләребез безнең ялыбызны бик күңелле оештыра. Безнең өчен төрле очрашулар үткәрәләр. Әкиятләр укыйбыз һәм аларны сәхнәләш­терәбез.

Лагерьда безне өч тапкыр ашаталар. Беркөнне район үзәге Кайбычка экс­кур­сиягә бардык. Галия Кайбицкая музеенда булдык, ял паркында уйнадык. Менә шулай җәйге ялны күңелле үт­кә­рәбез. Мондый файдалы лагерь оештырган өчен район җитәкчелегенә, мәктәбебезгә, укытучыларга зур рәх­мәт әйтәсебез килә.

Эльвина Әминова:

Җәйге каникулларны мин шатланып көтеп алам, чөнки Иске Тәрбиткә әбием Вера Ивановна янына ял итәргә кайтам. Хәлемнән кил­гәнчә әбие­мә булышырга тырышам: яшелчәләргә су си­бәм, савыт-саба юам, гөлләрне карыйм. Буш вакытларымда дус кызым Маша белән бергә уйныйбыз. Күптән тү­гел мәктәпкә лагерьга бардым. "Кояшкай"да балалар бик күңелле ял итә. Тәрбиячеләр төрле бәйгеләр үткәрә, балалар төрле уеннар уйныйлар, походларга йөриләр. Миңа лагерьда бик ошады.

Даниил Владимиров:

Мин сеңелем Даша белән мәктәп лагерена йөрим. Лагеребызның исеме "Кояшкай". Монда бик күңелле. Тәрбияче­лә­ребез белән төрле уеннар уйныйбыз, походларга, экскурсияләргә йөрибез. Пешекче апалар тәмле ашлар ашаталар. Безгә лагерьда бик ошый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Тәрбит мәктәбе Иске Тәрбит мәктәбенең “Кояшкай” лагере

2
X