Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Минем яраткан укытучым

Мәктәптә белем алучы һәр баланың яраткан укытучысы була. Мин дә искәрмә түгел: остазларым арасында аеруча хөрмәт иткәннәре шактый күп. Шуларның берсе - озак еллар буена татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләүче Сөнгатуллина Лютсия Хәйрулловна.

Ул мине бишенче класстан бирле укыта. Шушы вакыт эчендә мин татар теле һәм әдәбияты буенча бик күп чараларда катнаштым: конкурслар, олимпиадалар һәм конференцияләрдә. Шактый катлаулы булган бу бәй­геләрдә призлы урыннар яулавымның сере даими эзләнүчән, үз хезмәтен яратып башкаручы, татар теле һәм әдәбиятының бөтен нечкәлекләрен белүче тәҗрибәле укытучы Лютсия Хәйрулловнага барып тоташа. Безгә ана теленә мәхәббәт уя­тучы укытучым белем бир­гән укучылар арасында аның юлыннан китеп, укытучы һөнәрен сайлаучылар да, журналистлар да, тел белгечләре дә, нәшрият хезмәткәрләре дә бар.

Ул укытучыларга гына хас булган барлык гүзәл сыйфатларны үзенә җый­ган: сабыр, тыныч, һәр­бер укучы белән уртак тел таба белә. Аның дәресләре кызыклы һәм мавыктыргыч үтә, шуңа да көтеп алабыз.

Лютсия Хәйрулловна шу­шы көннәрдә үзенең гомер бәйрәмен билгеләп уза. Тормыш юлларында ак бәхетләр генә юлдаш булсын аңа. Ягымлы йөзеннән беркайчан да елмаю китмәсен, бик күп еллар безне - укучыларны куандырып яшәвен телим

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яраткан укытучым