Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Моңсу көзнең дә бар үз яме...

    «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәгенең Кошман мәктәбендәге «Көмеш каләм» түгәрәге әгъзалары яза

    Мул уңыш

    Мәктәп бакчасында үсте

    Кишер, чөгендер, кәбестә.

    Витаминлы ризык ашагач

    Һәрберсенең күңеле шат,

    Дәрестә, тәнәфестә.

    Суган, бәрәңге, помидор,

    Быел уңды, мул булды.

    Җыеп алган уңыш белән

    Бөтен нәүрәпләр тулды.

    Айзилә Хәйруллина, 4 класс укучысы

    Кыш-патша килә

    Кайчан көзбикәбезне,

    Кыш-патша алыштырыр?

    Салкын бураннары белән

    Безгә таулар булдырыр.

    Көз көрәшә, китмим ди,

    Кышка юлны бирмим ди.

    Әмма кыш беркөн килер,

    Аны куып җибәрер.

    Кыш-патшаның килгәнен

    Сабыр гына көтәбез.

    Бик тиздән чаналарны,

    Тауга алып чыгарбыз.

    Чулпан Гарифуллина,

    7 класс укучысы

    Манзара

    Табигатькә рәссам килеп

    Яфракларны буяуга мана.

    Яфрак яңгырлары яудыра да

    Йомшак келәм җәеп калдыра.

    Октябрьдә көз моңая:

    Шәрә кала агачлар.

    Кара-кучкыл болытлардан

    Ява салкын яңгырлар.

    Ә шулай да табигатьнең

    Бар матурлыгы ямьле.

    Гөрли Уңыш бәйрәмнәре

    Авызда сый-нигъмәт тәме.

    Әбиләр чуагы

    Көз уртасы октябрьдә

    Агачлар яфрак коя.

    Әбиләр чуагы җиткәч,

    Күңелләр моңга тула.

    Җәй көнедәй җылы һава

    Пәрәвезләр чорнала.

    Кояшның якты нурыннан

    Хәтта күзләр чагыла.

    Әбиләр чуагы кыска

    Бик тиз үтеп китә шул.

    Салкын яңгырлар да ява

    Җиргә дым күп кирәк ул.

    Үтеп китәр көз айлары

    Алда салкын кыш көтә.

    Елның һәрбер фасылы

    Чиратлап килеп җитә.

    Илфия Сәлахова, 4 класс укучысы

    Моңсу чор

    Көз айлары бигрәк ямьле

    Яфраклар җиргә коела.

    Җылы якка китә кошлар

    Шуңа күңел боега.

    Сөмбелә бәйрәме

    Эшләр беткәч бакчаларда

    Була уңыш бәйрәме.

    Сөмбелә - булдыклы, тырыш,

    Кызларның иң чибәре.

    Бүген мәктәптә зур бәйрәм

    Чибәр кызлар ярыша.

    Ярышлар кызганнан-кыза

    Барысы да тырыша.

    Аппликация ясыйлар

    Кроссвордлар чишәләр.

    Чаялар һәм җитезләр,

    Җырлыйлар да бииләр.

    Мәктәпкә кунаклар килгән

    Бәйрәмебезне карарга.

    Кызларның җиңәсе килә

    Ярамый сынатырга.

    Җиде кызның җидесе дә,

    Көз сылуы - Сөмбелә.

    Берсе дә сынатмадылар,

    Җиңүчене жюри белә.

    Адилә Хәмидуллина, 7 класс укучысы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: