Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Сагынып көттем ел буе

    Ел буе сагынып көткән чыршы бәйрәме дә килеп җитте. Җиргә ап-ак кар белән яңа ак өметләр ява сыман. Яңа ел үзе белән яңа өметләр, шатлыклы хәбәрләр алып килә, диләр. Минем өчен ул күптән көткән, күптән хыялланган Президент чыршысына бару белән башланып китте.

    Бу турыда мин былтырдан ук хыялланып, өметләнеп йөрдем. Ә Яңа елда хыяллар чынга аша икән бит! Гәҗиттә: "26 декабрьдә Президент чыршысына районнан иң яхшы 16 укучы барачак...", дигән мәгълүматны күргәч: " Их, мин дә шулар арасында булсам иде", дип уйлап куйдым. Шулай хыялланып йөргәндә, чакыру да алдым!

    Чәршәмбе көнне юлга чыктык. 16 укучы арасында минем танышларым да булуы тагын да кәефемне күтәрде. Бергә күңелле бит! Сәгать 12дә без инде Татнеть-Арена бинасында идек. Танышлар да йөри кебек күренә. Җәй көне бергә Кырымда, Евпатория шәһәрендә ял иткән дусларым икән! Монысы тагын бер сюрприз иде.

    Тамашада төрле-төрле костюмнар кигән балалар чыгыш ясады, Президент котлады, Лондонда җиңеп кайткан гимнаст кыз безгә чыгышын күрсәтте, чын Лимузинда Элвис Пресли да бар иде. Казан кызы, Мәскәү җырчысы Максимның концерты аеруча ошады. Ул безгә: "Кечкенә чагында мин дә бу Президент чыршысына бару турында хыяллана идем. Ләкин минем андый мөмкинлегем булмады. Һәм менә хәзер монда булу өчен миңа тормышта бик күп тырышырга туры килде. Казан шәһәре - минем өем булуы белән горурланам. Сез - безнең киләчәк. Сез - Казанның киләчәге. Һәм сез - иң яхшылары!"- диде ул безгә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: