Шигъри тәлгәш

Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомумбелем бирү мәктәбе укучылары яза
Электрик абыйга
Телевизордан һәр көн кич
Бабай яңалык карый.
Әтием абзарга чыгып,
Терлек-туарны карый.
Һәр кешенең үз эше:
Әби аш-су әзерли,
Әнием сыер сава
Песи барысын күзли.
Мин дә шулай әкренләп,
Дәресләремне карыйм.
Мәсьәлә, мисал чишәм,
Җыр, шигырьләрне ятлыйм.
Шулай уйлавым булды,
Ялт итте дә, ут сүнде.
Өй эче дөм караңгы,
Берни күренми инде.
Барыбыз да тын калдык,
Барлык эш тә тукталды.
Бабай шырпы сызгалый,
Әби шәм табып килде.
Җыелышып утырдык
Өй уртасында бер ут.
Һәрберебездә бер теләк,
Кабынсын иде берүк.
Бармакларымның шәүләсе,
Бигрәк олы күренә.
Төрле хәрәкәтләр ясап,
Уйна әйдә, көл генә.
Тик электр яктысы ул
Бар эштә дә бик кирәк:
Төзүчегә, пешекчегә,
Табибка, тегүчегә,
Сакчыга да, юлчыга да,
Машина йөртүчегә.
Кинәт өй эче яктырда
Утны тоташтырдылар.
Хәтта өйдәге әсбаплар,
Тәрәзләр шатландылар.
Әби әйтә: "Менә кызым,
Рәхмәт Ленин бабайга.
Шул кешене тудырганга,
Рәхмәт инде Ходайга".
Карап лампа яктысына,
Мин дә сөенеп куйдым.
Электрчы абыйга да
"Рәхмәт!" - дип әйтеп куйдым.
Алсу Сафина,
4 сыйныф укучысы
Утсыз яшәп буламы?
Электр тогы бик көчле,
Ләкин аннан курыкмагыз.
Кагыйдәләрне үтәп,
Сакланырга онытмагыз!
Өйдән чыгып киткәндә,
Токта үтүк калдырмагыз!
Розеткага әйбер тыгудан
Кечкенәләрне саклагыз!
Электр чыбыгы яхшы
Изоляцияләнгән булсын.
Һәркемнең йортында электр
Утлары балкып торсын!
Электрдан башка яшәүче
Һич тә аңлап бетерми.
Утсыз, интернетсыз тормышны
Күз алдына китерми.
Илфия Сәлахова,
4 сыйныф укучысы
Шаккатмалы электр
Көчле җил белән бүген
Авылыбызда ут бетте.
Кичке сәгать дүрттән соң,
Кап-караңгы төн җитте.
Ай-һай кыен электрсыз,
Компьтерда эшләми.
Шәм яктысы булышмый шул,
Телевизор күрсәтми.
Әбиләргә һәйкәл кирәк,
Электрсыз яшәгәнгә.
Төртке утында тырышып,
Челтәр, шәл бәйләгәнгә.
Сокланып туя алмыйлар
Электр куәтенә.
Хәзерге тормыш аларга
Тиң Аллаһ җәннәтенә.
Айзилә Хәйруллина,
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 май 2022 - 10:24Кайбычта яшь армиячеләр йорты ачылды Районда 16 яшь армиячеләр отряды 457 баланы колачлый. Аларның бергәләп җыелу урыны барлыкка килде.12300
-
13 май 2022 - 17:06Кайбыч районы укытучыларына яңа ноутбуклар тапшырдылар Тантаналы чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, «Ак Барс” банкның “Кайбыч №1” өстәмә офисы җитәкчесе Илсия Хафизова, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, мәктәп директорлары һәм укытучылар катнашты.10700
-
11 май 2022 - 15:42«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» җырын башкара «СалаваTik»лар, татар халкының «Эх, алмагачлары!» җырын җырлап, «түгәрәк алма кебек дус-тату» яшәргә өндиләр.33500
-
10 май 2022 - 21:02Мөрәле авылы өлкәннәре Кәрим Тинчурин исемендәге театрга Җиңү көне уңаеннан күрсәтелгән спектакль карарга барды Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Без хәтерлибез!» хәйрия акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары өчен спектакль күрсәтелде.12800
-
10 май 2022 - 21:00Соравылның мәдәният хезмәткәре Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган күргәзмә әзерләгән - Авылыбызда китапханәче дә, клуб мөдире дә үзем. Күпфункцияле үзәкнең фоейсында урнашкан күргәзмәне китап укучылар да, клубка килүчеләр дә кызыксынып карый.7900
-
9 май 2022 - 15:05Кайбычта ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балаларын кафеда хөрмәтләделәр Иске Чәчкабтан Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәтулла Заһидуллин, Олы Кайбыч авыл җирлегендәге тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, 9 Май – Җиңү көне уңаеннан оештырылган парадтан соң, бәйрәм табыны артына җыелды.15300
-
7 май 2022 - 14:40Кошманда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган митинг узды Ул " Үлемсез полк" акциясе белән башланып китте. Укучылар һәм укытучылар яу кырында башын салган, сугышта катнашкан, тылда фидакарь хезмәт куйган авылдашлары, туганнары фотоларын күтәреп, урам әйләнде.45300
-
7 май 2022 - 13:31Чүти авылында Җиңү бәйрәме узды Чүти авылы уртасында урнашкан батырлар һәйкәле янына авылның олысы-кечесе җыелган.40900
-
2 май 2022 - 20:49Олы Урсак авылында яшәүче тыл хезмәтчәне 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте Моннан туксан ел элек, җиһанга җылылык һәм ямь алып килгән май аеның икенче көнендә, Апас районы Югары Акхуҗа авылында Гөлсинә исемле кыз дөньяга аваз сала.40100
-
2 май 2022 - 17:01Кушкүл авылы клубы мөдире Лилия Муллина: ”Май бәйрәмнәрендә эшләргә дә, күңел ачарга да өлгерәбез” “Авыл халкы май бәйрәмнәрен, тоташ ял көннәрен зарыгып көтеп ала.33400
-
2 май 2022 - 05:00Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин: “Ураза гаете котлы булсын!” Мөселманнар өчен изге Рамазан ае да ахырына якынлашты. 2 майда – Ураза бәйрәме.18700
-
28 апрель 2022 - 10:26Кайбычта “Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесе узды Мәктәп командалары арасында ел саен үткәрелүче “Куркынычсыз тәгәрмәч” республика бәйгесенең район этабы узды.32700
-
22 апрель 2022 - 15:10«Хатлар йорты» Рамазан аена багышланган сигез открыткадан торган серияне тәкъдим итте Сигез открыткадан торган серия, Рамазан тематикасыннан тыш, татар колоритын чагылдыра.69300
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
14 май 2022 - 09:20Кайбычта Сабантуйлар гөрләячәкБез ел буена көтеп алган милли бәйрәмебез – Сабантуй якынлаша. Бәйрәмгә әзерлек һәм аны үткәрү комиссиясе утырышында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аны югары дәрәҗәдә үткәрү бурычын куйды.36600
-
14 май 2022 - 09:20Кайбычта Сабантуйлар гөрләячәк Без ел буена көтеп алган милли бәйрәмебез – Сабантуй якынлаша. Бәйрәмгә әзерлек һәм аны үткәрү комиссиясе утырышында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аны югары дәрәҗәдә үткәрү бурычын куйды.36600
-
15 май 2022 - 10:24Кайбычта яшь армиячеләр йорты ачылды Районда 16 яшь армиячеләр отряды 457 баланы колачлый. Аларның бергәләп җыелу урыны барлыкка килде.12300
-
13 май 2022 - 17:06Кайбыч районы укытучыларына яңа ноутбуклар тапшырдылар Тантаналы чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, «Ак Барс” банкның “Кайбыч №1” өстәмә офисы җитәкчесе Илсия Хафизова, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, мәктәп директорлары һәм укытучылар катнашты.10700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика