Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Сыйныф җитәкчем

Укытучы һөнәрен игенче һөнәре белән чагыштырыр идем мин. Игенче кечкенә генә орлыкларны туфракка чәчә, армый-талмый җирне ашлый, эшкәртә. Ул тырышлык куеп үстергән игеннәр бар халыкны сөендерә. Укытучы да нәни баланың күңеленә тәрбия орлыклары сала, белем бирә. Әбала үсеп җиткәч, алган тәрбиясен, белемен кулланып, халкына хезмәт итә.

Укытучы булу җиңел түгелдер. Моның өчен күп белергә, балаларны яратырга һәм һөнәреңнең остасы булырга кирәк. Сыйныф җитәкчебез Раилә Козлова нәкъ шундый. Ул татар теле һәм әдәбият фәненнән укыта. Аның дәресләреһәрвакыт кызыклы һәм мавыктыргыч. Раилә апабыз - оста биюче дәәле. Ул мәктәбебездә оешкан "Зөбәрҗәт" түгәрә­ген җитәкли. Мин үзем дә биергә яратам һәм бу түгәрәктә бик теләп шө­гыль­ләнәм. Без мәктәп күләмендәоештырылган бәйрәм, конкурсларда катнашабыз, әле күптән түгел генә район кү­лә­мендәүткәрелгән "Созвездие" - "Йол­дызлык" фестивалендә чыгыш ясап, гала-концертта катнашу хокукына ия булдык. Болар барысы да - җитәкчебез Раилә апаның тырышлыгы нәтиҗәсе.

Раилә Навафил кызы Козлова үзе дә төрле конкурсларда катнашып, урыннар яулый. Быел ул "Елның иң яхшы укытучысы" бәйгесенең зона турында икенче урынны яу­лады. Ягымлы тавышлы, көләч йөзле, кирәк вакытта кырыс та була белгән укытучыбызны бик яратабыз, хөрмәт итәбез. Арабызда берәр аңлашылмаучанлык килеп чыгуын, авырып китүебезне яки кәефсез чагыбызны да бик тиз сизеп ала ул. Һәр­вакытта игътибар белән тыңлый, юата, ярдәм итә. Мин үземнең киң күңелле укытучыбыз белән горурланам. Аңа авыр һәм мактаулы эшендә зур уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чүти мәктәбе