Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Төп йортыбызга кадәр юл кирәк

Кече Кошман урамыннан зиратка кадәр язгы-көзге пычракларда йөрүләре бик авыр иде. Бу турыда район җитәкчелегенә хәбәр иткән идек. Моның нәтиҗәсе буларак, мәчеттән зиратка кадәр таш юл салуны планга керттеләр. Хәзер, аллага шөкер, зиратка кадәр яхшы юлдан бару мөмкинлеге бар. Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга Кече Кошман авылы халкының рәхмәтен белдерәбез....

ХХ гасырның 50 нче елларында яшьләрне ФЗОга алдылар, алар кая җибәрсәләр, шунда эшләп, гомер иттеләр. Ул елларда өйләре бик тузган кешеләрнең йорт салырга мөмкинлекләре юк иде шул. Бик күп гаиләләр илебезнең төрле якларына күченеп киттеләр. Бүгенге көндә авылга ераклардан мәетләрне юып, зиратка алып кайталар. Бик күпләрнең соңгы юлларын ата-бабалары янында тәмам итәселәре килә, шуңа да балаларына: "Авылга алып кайтып күмегез" - дип васыять әйтеп калдыралар. Көз, кыш, яз айларында аеруча кыен. Ерактан кайтучы шоферлар асфальтланган олы юлдан зират юлына төшәргә куркалар. Зират капкасыннан олы юлга кадәрге араны тоташтырасы иде. Авылыбызның аскы урамында яшәүчеләргә дә юл кирәк. Урамның озынлыгы да 300 метрлар булыр. Шунда яз-көз айларында күлләр барлыкка килә.

Авылыбыз эшмәкәрләре соңгы елларда зират тирәсен карауда бик зур ярдәм итте. Төп йортка кадәр юл салырга да хәлләреннән килгәнчә ярдәм итәрләр, дип ышанам. Сүз дә юк, иң беренче чиратта, авыл җирлеге, район ярдәменә таянабыз.

Әгәр бу юл эшләнсә, Кайбыч ягыннан килеп, Кече Кошманга кереп йомышларын үтәп, Югары Кошманнан Мөрәле ягына юл ачылыр иде. Аллаһы Тәгалә насыйп итсен.

Фоат Миңнуллин, Кошман

Әлеге хатка Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина түбәндәгечә җавап бирде:

- Түбән Кошман зиратына бара торган Такташ урамына таштан юл салынуга барыбыз да шатландык. 400 метр озынлыктагы юлны эшләү өчен кирәк булган 709932 сумның 413518 сумы авыл җирлеге бюджетыннан, калган өлеше район бюджетыннан финансланды. Барыбызны да борчыган бу мәсьәләне уңай якка хәл итүдә булышканы өчен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга һәм сыйфатлы итеп эшне башкарган "Кайбычагрохимсервис" җәмгыяте директоры Фәргать Сибгатов кул астында эшләүче егетләргә авыл халкы исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерәм.

Юлларны төзекләндерү - авыл җирендә яшәүчеләрне борчыган иң зур проблема булып тора. Авыл җирлегендәге юлларның шактый өлеше асфальт яки таштан җәелгән булса да, язгы һәм көзге пычракларда йөреп булмаслык урамнарыбыз да бар әле.

Фоат абый Миңнуллин хатында күтәрелгән мәсьәлә актуаль булса да, беренче чиратта тора торган, дип уйламыйм. Чөнки трассадан авылга керүче, шул исәптән яңа җәелгән юлга тоташучы каты өслекле юлыбыз бар. Мөмкинлек булу белән халык өчен күбрәк кирәк булган авыл эчендәге юлларны эшләүне планлаштырабыз. Алга таба хатта күтәрелгән мәсьәләне дә уңай якка хәл итеп булыр дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кече Кошман авылы