Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Ветеран белән очраштык

    Үзе турында сөйләргә яратмый Бөек Ватан сугышы ветераны Кәлимулла абый Әхмәдуллин.

    Шулай да оныкчыгы үтенече буенча, безне кабул итте. Бик тыйнак кеше ул. Диварда эленеп торган костюмындагы орден-медальләре, сугыш еллары турында Рәхмәт хатлары һәм фронттан язган хатлары сөйли аның турында. Сугыш башланганда, Кәлимулла абыйга нибары 17 генә яшь була. Иң авыр көн­нәрне без кичергәндә бик җиткән балакайлар, сезгә сугыш афәтләрен күрергә язмасын инде диеп, сүзен бик кыска тотты. Кызы Рәхимә апа, һәр балага тәм-томнар өләшеп, балаларның күнелен күрергә дә онытмады. Укучылар ветеранга үз куллары белән ясаган бүләк­ләрен тапшырды. Без бабайга исән­лек-саулык теләп саубуллаштык.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: