Яңа ел бүләге
30 декабрь көнне Кече Кайбыч башлангыч мәктәбендә бик күңелле Яңа ел бәйрәме үтте. Балалар төрле урман җәнлекләре булып киенеп, чыршы тирәли әйләнделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Мәктәп укучылары гына түгел, авылыбызның башка нәни балалары да, әниләре белән бергә, бәйрәмдә күңел ачты. Берничә бәләкәчнең тормышында беренче чыршы бәйрәме булды ул көнне. Балалар...
Кыш бабайның бүләкләрен урлап, үзенең алачыгына яшереп куйган Убырлы карчык та шәфкатьле дәү әнигә әйләнде бу көнне. Бүләкләрне, күчтәнәчләрне Кыш бабай белән бергә өләштеләр алар балаларга.
Укучыларга һәм икенче елга беренче сыйныфка укырга керүче балаларга тагын бер күңелле Яңа ел бүләге булды ул. Кече Кайбыч мәчете исеменнән авылыбыз мулласы Мәгъзүм абый Тимершин аларга тәм-томнар тутырылган бүләк капчыклар өйләште. Балаларга тагын да күңелле булып китте бәйрәм. Мәгъзүм абый олыларга үзенең үгет-нәсихәтләрен, теләкләрен дә юллады. Авылыбызда яшьләр бетмәсен,балаларның шат тавышлары тынмасын, буш йортлар булмасын иде дигән теләкләрен әйтте ул безгә.
- Хәзерге вакытта авылыбыздагы барлык йортларның яртысында диярлек бер яки ике генә кеше яши. Бу бик аянычлы хәл. Авылыбыз бетүгә таба бара дигән сүз бу. Бар ышаныч яшьләрдә. Алар авылда калып яшәсеннәр өчен тырышырга кирәк, -дип тәмамлады ул үзенең вәгазен.
Бу дөрес сүзләр белән нәни балаларын бәйрәмгә алып килгән әниләр, дәү әниләр дә килеште. Балаларны Яңа ел бәйрәмендә сөендергән өчен авылыбыз аксакалларына, авыл мулласы Мәгъзүм абыйга барысы да рәхмәтле булды яңа елда.
Яңа 2012 елда барыбызга да гел шатлык -куанычлар гына теләп калыйк. Барлык теләкләр дә кабул булсын иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 гыйнвар 2021 - 07:572021 елга Мөселман бәйрәмнәре 18 февральдән 19ына каршы төн Рәгаиб кичәсе – Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахлашкан вакыты. Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә.16900
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.45200
-
13 гыйнвар 2021 - 14:48Кайбыч терлекчеләрен салкыннар куркытмый Кайбыч районы хуҗалыкларында иртәнге савым башланганда көн 38-41 градуска кадәр салкын иде.9900
-
13 гыйнвар 2021 - 11:32“Кайбыч таңнары” бүләкләр тарата Агымдагы елның беренче яртыеллыгына “Кайбыч таңнары” газетасына язылучылар арасында призлар уйнаттык.27300
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.41600
-
9 гыйнвар 2021 - 11:00Чүтидә Раштуа турниры узды Раштуа бәйрәме алдыннан Чүти урта мәктәбенең спорт залында “Гөбенә” агрофирмасы призына волейбол буенча Раштуа турнир” үткәрелә.43600
-
8 гыйнвар 2021 - 14:38Кайбычлылар бадминтон чемпионатында катнашты Яңа ел каникуллары көннәрендә районыбыз спорт сөючеләре ярышларда актив катнаша.50500
-
6 гыйнвар 2021 - 15:30Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!14200
-
5 гыйнвар 2021 - 11:45Кайбыч быел утыз еллык юбилеен каршыларга җыена Быел Кайбыч районы оешуга 30 ел тула Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан районда ниләр көтелә?14800
-
3 гыйнвар 2021 - 13:09Иске Чәчкаб мәктәбе укучысы "Туган тел" олимпиадасында җиңде «Гаилә һәм мәктәп» журналының КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтындагы Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе белән берлектә «Туган тел» олимпиадасы үткәргән иде.47700
-
3 гыйнвар 2021 - 12:20Альберт Рәхмәтуллин: "Яңа ел каникулын хәрәкәттә үткәрегез" Яңа ел каникуллары дәвам итә. Бу көннәрне файдалы үткәрү буенча район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кайбычлыларга киңәшләрен бирде.45400
-
2 гыйнвар 2021 - 16:35Кайбыч Яңа елга әзерлек буенча республика комиссиясен каршы алырга җыена Татарстан Иҗтимагый палатасы вәкилләрен һәм башка рәсми затларны үз эченә алган комиссия Кайбычка 4 гыйнварда килергә җыена.27200
-
2 гыйнвар 2021 - 13:01Кайбычта 2021 ел Туган тел елы дип игълан ителде Бу хакта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин журналистлар белән Яңа ел алды очрашуында хбәр итте.19000
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
18 гыйнвар 2021 - 07:54Кайбычта авыл җирлекләрендә җыеннар башлана18 гыйнвардан авыл җирлекләрендә халык җыеннары башлана.13800
-
16 гыйнвар 2021 - 07:572021 елга Мөселман бәйрәмнәре 18 февральдән 19ына каршы төн Рәгаиб кичәсе – Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахлашкан вакыты. Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә.16900
-
18 гыйнвар 2021 - 07:54Кайбычта авыл җирлекләрендә җыеннар башлана 18 гыйнвардан авыл җирлекләрендә халык җыеннары башлана.13800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика