Яңа очрашу – яңа танышулар

Сентябрь башларында "Идел" яшьләр үзәге балалар хәрәкәте активистларының, шатлыклы авазларына күмелде.
"Идел"дә безне сменаның оештыру комитеты әгъзалары, "Кадрлар резервы"ндагы яшьтәшләребез каршы алды. Урнашып беткәч, барыбызны да урамга чакырдылар. Менә шунда инде бар кызыгы да башланып китте. Безне күңелле сюрприз көтә иде: "Кадрлар резервы"ндагы дусларыбыз "Аркан курслары" үткәрде. Нинди генә биремнәр үтәмәдек без! Кемнәрдер тау кәҗәләре кебек сикерде, кемдер "очты", кемдер үзен батыр, хәтта клоун итеп хис итте. Һәр командага да җырларга, ламбада биергә, приседание ясарга, паровоз булып йөрергә туры килде. Биремнәр башта авыр булып тоелды, әмма аларны уңышлы гына үтеп чыктык. Уенның иң мөһим шарты - сөйләшмәү иде. Әлбәттә, һаман сөйләшмичә тору безнең өчен авыр булды, чөнки хис-кичерешләребез ташып тора. Бу курсларда бер-беребезне тыңларга, үзебезне дөрес тотарга, командада эшләргә өйрәндек. "Аркан курслары"ның төп максаты да командалар бердәмлеге иде. Үзебезне республиканың иң креатив балалары икәнлеген расладык.
Алдагы көннәр дә бик кызыклы һәм күңелле үтте. Өч көн дәвамында төрле проблемалар тикшердек, проектлар яздык, экспертлар белән киңәштек.
Казанга, "Зилант" спорт комплексына барабыз дигәч, бик шатландык. Автобусларга бүленеп, түземсезлек белән тизрәк тимераякта йөрүебезне күз алдына китереп утырдык. Бу спорт комплексына беренче килүем иде. Бераздан бозда рәхәтләнеп шуып йөри идек инде. Безнең арада тимераякка беренче тапкыр басучылар да булды. Миңа калса, шундый чаралар безне берләштерүдә, бер-беребезгә сирәк, әмма безнең өчен бик мөһим, ягымлы сүзләр әйтергә мөмкинчелек бирде.
Шуның белән безнең көзге сменабыз ябылды. Хәзер ноябрьдә узачак яшь гражданнар форумына әзерләнәбез. Алда чынга ашырырга тиешле яңа проектлар һәм тәкъдимнәр, күпсанлы эшләр һәм яңа очрашулар көтә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 гыйнвар 2021 - 13:42КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #8 / "Ж" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.900
-
24 гыйнвар 2021 - 13:08Кайбычта руль артына сәрхүш хәлдә утырган дүрт кешене туктатканнар Гыйнварның беренче яртысында район юлларындагы хәл белән ЮХИДИ инспекторы Илфат Әхмәтов таныштырды.38000
-
24 гыйнвар 2021 - 13:04“Коронавируска каршы прививка чирдән саклый”,- ди Кайбыч авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы COVID-19 вакцинасын ясаткан кайбычлылар арасында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов та бар. Мин аңа бер генә сорау белән мөрәҗәгать иттем: “Сез ни өчен вакцина ясатырга булдыгыз?”14900
-
24 гыйнвар 2021 - 09:35Кайбыч ягы музеенда күчмә күргәзмә ачылды Кайбыч ягы музеенда бөек шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыгына багышланган “Һәлак булса да, үлми герой” дип исемләнгән күчмә күргәзмә ачылды.22100
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.71900
-
20 гыйнвар 2021 - 12:27Кошман авыл җирлеге башлыгы халык алдында хисап тотты Кошман авылы мәдәният йортында үткән халык җыенын авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина ачып җибәрде.47800
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Олы Урсак авылында халык җыены үтте Күптәнге традиция буенча гыйнвар аенда авыл җирлекләренең отчет җыелышлары үтә.41000
-
20 гыйнвар 2021 - 09:02Бер миллион язылучысы булган блогер “Ялкын” журналының яңа санын тәкъдим итүдә катнашты Бу чарада татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.10700
-
19 гыйнвар 2021 - 15:10Быел районда халык җыеннары Мөрәле авыл җирлегеннән башланды Елга бер тапкыр узучы җыенда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары белән турында иркенләп сөйләшә.22400
-
16 гыйнвар 2021 - 07:572021 елга Мөселман бәйрәмнәре 18 февральдән 19ына каршы төн Рәгаиб кичәсе – Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахлашкан вакыты. Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә.43500
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.96800
-
13 гыйнвар 2021 - 14:48Кайбыч терлекчеләрен салкыннар куркытмый Кайбыч районы хуҗалыкларында иртәнге савым башланганда көн 38-41 градуска кадәр салкын иде.16000
-
13 гыйнвар 2021 - 11:32“Кайбыч таңнары” бүләкләр тарата Агымдагы елның беренче яртыеллыгына “Кайбыч таңнары” газетасына язылучылар арасында призлар уйнаттык.36300
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
23 гыйнвар 2021 - 13:00Район башлыгы ике баланың хыялын тормышка ашырдыЯрдәмгә мохтаҗларны шатландыручылар барыбызга да үрнәк. Без дә хәлебездән килгәнчә ярдәм кулы сузыйк, үзебезгә савап алыйк.44300
-
28 гыйнвар 2021 - 13:42КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #8 / "Ж" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика