Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Яраткан әтием

    Һәр кеше дә әтисен бик тә яратадыр. Мин шулай. Чөнки ул бик яхшы кеше. Көчле, батыр, тәртипле.

    Әтием Ватанны саклаучылар көнен һәр елны көтеп ала. Чөнки ул Совет Армиясендә хезмәт иткән, автомобиль частендә сержант булган. Армиядә хезмәт иткән вакытларын әле дә сагынып искә ала.

    Хәзерге вакытта газ участогында мастер булып эшләүче әтиемне эш урынында хөрмәт итәләр. Һәр эшне яратып, төгәл итеп башкаруы белән үрнәк ул. Әти ми­не олыларның сүзен тыңларга, тәртипле булырга өйрәтә. Беренче хәрефне та­нырга, беренче санны язарга да әтием өйрәтте.

    Әти безгә бик кирәк,

    Безнең өчен ул терәк.

    Теги: Әтием
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: