Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Яшьлегемдәге Кар кызы

1970 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлагач, бер ел Хуҗа Хәсән мәктәбендә математика фәнен укыттым. 1971 елны каршы алганда, Кар кызы булган идем.

Мин сезгә "Кайбыч Кар кызы" бәйгесенә шул вакытта төшкән рәсемемне җибәрәм. Узган елларда, яшьрәк чакта төш­кән фоторәсемнәрегезне дә җи­бәрә аласыз дигәч, бу бәйгедә катнашырга булдым. Ул вакытта Кыш бабай ролен Илья Матвеев башкарган иде. Илья Матвеевич география фә­неннән укытты, хәзер гүр иясе булган инде, авыр туфрагы җиңел булсын. Без җигүле атта урам әй­ләнеп, Хуҗа Хәсән кешеләрен Яңа ел бәйрәме белән котлап йөргән идек. Мәктәптә дә Кар кызы бул­ган идем. Яшьлек еллары сагындырып искә төшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшьлегемдәге Кар кызы