"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы
5 гыйнварда район үзәк сырхауханәсендә 2013 елның беренче баласы дөньяга аваз салды.
Мөрәледәге яңартылган мәдәният йортында, Мәлкидәге күп функцияле үзәктә республиканың танылган артистлары чыгыш ясады.
Яңа ел бәйрәмнәре көннәрен яшьләр файдалы һәм күңелле үткәрергә тырышты. Раштуа бәйрәме уңаеннан "Гөбенә" агрофирмасы 5 гыйнварда Чүти урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында ир-егетләр арасында волейбол буенча турнир үткәрде.
Авыл хуҗалыгы районнарының ир- егетләр командалары арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы чемпионатына старт бирелде.
6 гыйнварда Апас районының Боз сараенда Татарстан Республикасы укучыларының IX Спартакиадасы кысаларында 1999-2000 елгы укучылар арасында хоккей буенча зона ярышлары үтте.
Районда спортның кышкы төрләренә старт бирелде. Спорт сөюче укучылар бу чорны көтеп ала.
Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре Яңа ел бәйрәмнәрендә халыкка тоткарлыксыз хезмәт күрсәтте.
0