Җилдәй җитезләр
Районда спортның кышкы төрләренә старт бирелде. Спорт сөюче укучылар бу чорны көтеп ала.
6 гыйнварда Зур Урсак урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында мәктәп укучылары командалары арасында чаңгы буенча эстафета ярышлары булды. Иң беренче булып стартка егетләр командалары басты. Чаңгы трассасы биредә барлык таләпләргә дә җавап бирерлек - анда тигезлекләр дә, үргә менүләр дә, таудан төшүләр дә бар. Ярышларда райондагы сигез урта гомумбелем бирү мәктәпләренең алтысы катнашты. Егетләр арасында барган ярышта Зур Урсак командасы җиңү яулады. Федоровскоелылар икенче, чүтилеләр өченче урынга чыкты. Кызлар арасында барган ярышта да мәйдан хуҗалары сынатмады. Икенче урынны Олы Кайбыч мәктәбе кызлары яулады. Өченче урынга Федоровское мәктәбе командасы чыкты.
Шул ук көнне район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә 2001 елгы һәм аннан яшьрәк укучылар арасында чаңгы буенча катнаш эстафета ярышлары үтте. Укучылар ике чакрым арада көч сынашты. Зур Урсак мәктәбенең Рамил Нуриев кул астында шөгыльләнүче өченче командасы да пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде. Икенче урынны Борындык төп мәктәбенең Хәмзә Юнысов җитәкчелегендәге командасы яулады. Өченче урын Иске Тәрбит урта мәктәбенең Юрий Зайцев җитәкчелегендәге командасына бирелде. Ярышларда призлы урыннар яулаган командаларның барысына да дипломнар, медальләр, ә җиңүче командаларга дипломнар һәм күчмә кубоклар тапшырылды. Алда яңа ярышлар, яңа стартлар тора, барлык командаларга да тигез чаңгы юлларынасыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев