Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәчкә баралар

6 гыйнварда Апас районының Боз сараенда Татарстан Республикасы укучыларының IX Спартакиадасы кысаларында 1999-2000 елгы укучылар арасында хоккей буенча зона ярышлары үтте.

Әлеге ярышларда Кайбыч, Апас, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары командалары үзара көч сынашты. Районыбызның җыелма командасы составында Олы Кайбыч, Мәлки, Мөрәле һәм Федоровское мәктәпләре укучылары чыгыш ясады. Бу составта беренче тапкыр уйнауларына карамастан, якташларыбыз бердәм команда уены күрсәтеп, зона ярышында беренче урынны яулап, финал ярышларына үтте. Бу ярышлар 12- 14 гыйнварда Питрәч районында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей буенча зона ярышлары