Гөбенәлеләр җиңүче
Яңа ел бәйрәмнәре көннәрен яшьләр файдалы һәм күңелле үткәрергә тырышты. Раштуа бәйрәме уңаеннан "Гөбенә" агрофирмасы 5 гыйнварда Чүти урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында ир-егетләр арасында волейбол буенча турнир үткәрде.
Әлеге турнирда "Гөбенә" агрофирмасы, Зур Тәрбит авылы, Иске Тәрбит мәктәбе, Кошман, Кече Мәме, Иске Чәчкаб һәм Чувашиянең Комсомол районына кергән Энәле командалары катнашты. Кискен көрәштә "Гөбенә" агрофирмасы командасы җиңүгә иреште. Энәлелеләр икенче урынны яуласа, Иске Тәрбит мәктәбе командасы өченче урынга чыкты. Җиңүчеләргә, призлы урыннарны яулаган командаларга "Гөбенә" агрофирмасы истәлекле бүләкләр әзерләгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев