Спорт

Ел уңышлы башланды

Авыл хуҗалыгы районнарының ир- егетләр командалары арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы чемпионатына старт бирелде.

Шул уңайдан 5 гыйнварда Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселогы хоккей мәйданында Иделаръягы зонасы районнары командалары иптәшләрчә очрашу үткәрде. Бу көнне уйнаучы-тренер Илдус Вәлиуллин җитәкчелегендәге Кайбыч командасы боз хуҗаларын 11:1, Тәтеш районы командасын 10:2 исәбе белән отты. Әлеге турнир кай­бычлылар өчен уңышлы башланды, киләсе уеннарда да якташларыбызга уңышлар теләп калыйк.


хоккей

Нет комментариев