Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Чүти авылының кул остасы ТАССРның 100 еллыгына эскәтер чиккән

    Галия Кайбицкая исемендәге музейның бүләкләр коллекциясе тагын бер эксклюзив экспонатка баеды – 1х2 метр үлчәмдәге эскәтерне Чүти авылында яшәүче Румия апа Шитаева “Бүләк бирәм” акциясе кысаларында ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышлап махсус бәйләгән.

    Чит-читләре челтәрләп бәйләнгән, уртасында “ТАССР 100 ел” дигән язуы урнаштырылган эскәтерне сәнгать әсәре дими ни дисең?! Иҗади якын килү, тырышлык, сабырлык, фантазия, күңел җылысы бергә кушылган хезмәтнең матур нәтиҗәсе бу. Румия апаның оста куллары бәйләгән төрледән-төрле чәчәкләр, киемнәр, оекбаш-бияләйләр балалары, оныкларының гына түгел, якыннарының һәм ярдәмгә мохтаҗларның да аяк-кулларын җылыта, күңелләрен күтәрә. Осталыгын башкалар белән дә уртаклаша, белгәннәрен бик теләп башкаларга да өйрәтә. Музейда сәламәтлеге чикле балаларның әниләре белән үткәргән мастер-класс барышында да энә белән бәйләү серләренә өйрәткән иде ул.
    Якын киләчәктә  аның кул эшләрен бергә туплаган шәхси күргәзмәсен оештырырга уйлыйлар.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: