Алсу һәм Игорь Шиховлар:  «Бер генә хыял – тынычлык кирәк»
Хәбәрләр

Алсу һәм Игорь Шиховлар: «Бер генә хыял – тынычлык кирәк»

Махсус хәрби операция җиле Колангы авылында яшәүче мөгаллимнәр гаиләсе – Алсу һәм Игорь Шиховлар капкасына да кага.

Гаилә башлыгының хәрби кием киеп алуына сентябрь аенда дүрт ел тулган инде. Бу сентябрьдә Алсу, гадәттәгечә, укучылары белән яңа уку елын каршылый, Игорь хәрби юлын дәвам итә, ә уллары Данил беренче сыйныфка бара.    

Ирләр эшенә әбисе өйрәтә

Хәрби операциядә катнашучы Игорь Шиховның гаиләсе – хатыны Алсу, улы Данил һәм әнисе Мария Сергеевна белән Кече Мәме авылында очраштык. Әлеге авылны сайлау юкка гына түгел. Хәрби операция башлану белән, Кече Мәме авылының мәдәният йорты волонтерлык үзәгенә әверелә. Беренче көннәрдә үк башланган эш бүген дә дәвам итә. Тиздән меңенче ятьмәне үреп тапшырачаклар. Ятьмә тукымаларын кисү өчен махсус җайланманы да үзләре уйлап тапкан.

Ике смена эш бара. Беренче сменага инде иртәнге 7 тулганчы ук җыелалар. Һәр көн ике кеше дежур билгеләнеп, биредә эшләүчеләргә табын әзерли.
Шиховлар да монда еш була, үзләре дә мәрхәмәтле эштән читтә калмый. Гаилә башлыгы да ялга кайткан чакларында якташларына рәхмәтләрен җиткермичә, күчтәнәчләр тапшырмыйча китми. 

Игорь Малалла дигән чуваш авылында туып-үскән. Улы турында әнисеннән дә яхшырак сөйли алучы табыла димени? Мария Сергеевнага сүз бирәбез. Сүз уңаеннан мәктәптә математика укытучысы булып эшли башлавына исә быел 41 ел тулган! "Игорьның тыныч, төпле булуы кечкенәдән. Әтисе иртә үлеп китте, улыма нибары 1,4 яшь кенә иде, шул көннән ул өйдә төп ир-ат булып калды. Бөтен ирләр эшенә Игорьны... кайнанам Мария Бикмурзовна өйрәтте. Кайнанам да – яшьли тол калган хатын. Бөтен ир-ат эшен үзе башкарды. Авылда иң беренчеләрдән булып трактор, машиналар иярләүче ул. 13-14 яшьтән улымны сарык суярга өйрәтте. Игорьга 15 яшь булганда, 17 яшьлек апасы белән икесе сарай төзеп куйды. Гап-гади авыл малае инде. Беркайчан зарлана белми, – ди әнисе Мария Сергеевна. – Хатын-кызлар җыелса, гадәттә сөйләшергә яраталар бит инде. Хәл-әхвәл, эч бушату дигәндәй... Безнең гаиләдә зарлану дигән сыйфат гомумән юк. Кызларым белән, кайнанам белән сөйләшү болайрак була кайчак. Хәлләр ничек? Әйбәт. Синеке ничек? Әйбәт. Менә сөйләштек тә, дип көлешәбез аннары". 

Мария Сергеевнаның ике кыз туганы да – укытучылар, абыйсы да – белеме буенча мөгаллим. Игорь да бу һөнәрне әбисе (әтисенең әнисе) Мария Бикмурзовна киңәше белән сайлый. Укытучылар династиясен барлый башласакмы! 84 яшьлек Мария Бикмурзовна үзе гомер буе рус теле һәм әдәбияты укыта. Аның әтисе Бикмурза Әхтәмов та – мөгаллим, офицер, Бөек Ватан сугышында һәлак була, Латвиядә җирләнгән. Ирексездән, һөнәргә тартылу гына түгел, ватанпәрвәрлек тә нәселдән күчәдер, дип уйлап куясың.

– Укучыларымның оныклары керә инде укырга, – ди Мария Сергеевна. Аның белән бүгенге мәктәп турында да фикерләшеп алабыз. – Буыннар алмашы нык сизелә. Мәктәпкә укытырга практикага кайтканда, үзем дә балалыктан чыгып бетмәгән идем, нибары 18–19 яшь иде бит. Барыбер тыңлыйлар иде. Хәзер балалар артык күп белә. Алардан да акыллырак булырга кирәк. Укучылар белемнәре өчен җаваплылыкны укытучыга йөкләмәкче, янәсе, барыбер ярдәм итәчәкләр, остазының бәреп екмасын белә ич ул. Әйе, укытучысы белә баланың потенциалын, шуңа телдән имтиханнарны сагынам. Чаралар да артык күп, сыйфат ягы какшый. Фотога төшереп куяр өчен генә түгел, тәрбияви моментлар өчен җиренә җиткереп әзерләнергә тиеш ул чаралар. Укучыларыма өстәл сугып кычкырганым юк, миңа билге жәл түгел, белем мөһимрәк бит, анысы инде үзегезгә кирәк, дим. Тәрбия ягыннан оныгым үзе кызык кына киңәшләр биреп куя хәзер. "Борчылма, ни булган, шул булган. Иң мөһиме, алай ярамавын, дөрес эшләмәвемне аңладым", – ди. Ачуланып мәгънә юк. Дөрес нәтиҗә ясый белергә кирәк.

"Мин – укытучылар династиясеннән!" 

"Мин–укытучылар династия­сеннән!" – ди Данил зур горурлык белән, үзе белән таныштырганда. Әтисен хәрби операциягә озатканда, нибары ике яшь булган малай инде быел мәктәпкә укырга кергән. Данил горурланган династия белән таныштыру өчен сүзне әнисе Алсуга бирик әле. Күрше Федоровское авылы кызы ул. Әтисе – агроном, әнисе гомер буе балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Гаиләдә өч кыз үсә алар. Олы апасы картлар йортында директор булып эшли. Сеңлесе, логопед-дефектолог һөнәрен үзләштереп, мәктәпкә эшкә кайта да, апасы белән хезмәттәшләр булып куялар.  

– Тәтеш педагогия көллиятен тәмамлагач, шәһәргә китү башыма да килмәде. Өстәвенә данлыклы директорыбыз Михаил Александрович Серяков (хәзер инде мәрхүм. – Авт.) очраткан саен чакырып тора иде, кайт, көтәбез, дип. Шулай Е.Г. Тутаев исемендәге Федоровское урта мәктәбенә кайтып урнаштым, читтән торып югары белем алдым. Бер елдан соң  физика һәм информатика укытырга яшь белгеч Игорь кайтты. Иң элек аның белән хезмәттәшләр булдык, аннан гына мәхәббәт очкыннары кабынды, – дип, булачак тормыш иптәше белән танышу мизгелләрен искә алабыз Алсу белән. – Мин холкым белән хатын-кызларча хисле, кайнар. Тиз булсын, хәзер булсын! Шулай, эшемдә нидер барып чыкмаса, аның кабинетына очып керәм дә, кулларымны болгый-болгый, аңлатам, сөйлим, күңелне бушата башлыйм. Ә ул тыңлап тора да, тыныч кына: "Тынычлан, бар да җайланыр. Ник шулкадәр борчыласың?" – дип, ягымлы итеп әйтеп куя. Аның тынычлыгыннан минем вак борчуларым эреп югала, рәхәт булып китә. Хәрби операциядә яралангач та, берни әйтмәде, безне борчыйсы килмәгән. Барыбер сиздем. Йөрәкләрне күренмәс җепләр бәйли, күрәмсең. Менә шул ышанычлыгы, тормышка ирләрчә ныклы карашы белән күңелемне яулады бугай ул минем. Кул эшен белүенә дә сок­ландым. Ир-ат шундый булырга тиеш, минем карашымча.

Очрашу шатлыгы

Кавышкач, күрше Колангыда йорт сатып ала гаилә. Алсуны районга  музыка мәктәбе директоры итеп чакыралар. Никадәр уңышлы эшләсә дә, җитәкчелекнең дә бер дә җибәрәсе килмәсә дә, кабат мәктәбен сайлый мөгаллим. "Балаларны яратам, алар белән эшлисем килде. Балалар белән бер дулкында мин. Алар бит яшьләргә тартыла. Биш авылдан килеп укыйлар. Яңа мәктәпкә килгәндә, борчылуларын күрәм бит, гел терәк булырга тырышам", – ди ул. Хәзер музыка укыта, директор ярдәмчесе, сигезенчеләрнең сый­ныф җитәкчесе.

Ирле-хатынлы бер һөнәр буенча, бер коллективта эшләү үзенчәлекләре турында төрле фикерләр ишетергә туры килә. Ә укытучылар ничек икән?  
– Кияүгә чыкканчы, бергә эшләү кыенлыгы сизелмәде дә, – ди Алсу. – Ә гаилә коргач, башкача. Икебезнең дә укытучы мәшәкатьләре, борчулары  өйгә ияреп кайта башлады, шул ук сөйләшү. Аннары үзебез дә, туктале, булды, мәктәпне сөйләшмибез, дип туктый идек. Мәктәптә әйтеп куйдык, бер-беребез турында әйтмәгез, без – мәктәптә коллегалар, өйдә – ир белән хатын.

Армиядә мотоукчы булып хезмәт иткән Игорь 2022 елның сентябрь аенда махсус хәрби операциягә мобилизацияләнә. Якыннары шул көннән бирле гаилә башлыгын көтеп яши. Кичләрен аеруча моңсулык били бит, андый чакта Алсу белән Данил клубка чыгып китә. Алсу Колангы клубында ансамбльдә җырлый. Кайбер көннәрне волонтерларга ярдәм итәләр. 

Данилга исә: "Мин кайтканчы, өйдә ир-ат – син, әниеңнең төп терәге", – дип әйтеп калдырган әтисе. Әнине борчырга ярамый, булдыра алганча булышырга кирәк. Бу – тормыш белән сеңдерелгән кагыйдә. Алсу да  бар эшне улы белән киңәшләшә. Кибеткә кергәч тә, улым, бүген ни пешерик икән, өйгә нәрсәләр кирәк әле безгә, дип сөйләшеп алулары гадәткә кергән. 
"Данил мәхәббәткә күмелеп яшәсә дә, "улым, бәбекәчем" дип бәллиләп торган булмады. Шундук зур кешеләр кебек сөйләшә башладым. Педагог әби-бабайлары да шулай ук", – ди Алсу.

Әтиләре әле октябрь аенда гына ялда булып киткән. Хуҗалыкта ир-ат эше дә җыела, гаиләсе дә сагынып беткән. Кайтулары, очрашулары – зур шатлык. "Ул кайткан саен, өйдә бәйрәм ясыйбыз, бөтен туганнарны җыябыз, туганнары бик күп, – ди хатыны. – Өйдә зур өстәл корабыз. Минем бөтенесен күрәсем килә, барысын да сагынам, ди. 40–50 ләп кеше җыелабыз. Шау-гөр итәбез. Әнә шулай сирәк кенә кайткан чакларында да туганнар белән җепләрне саклый белә ул. Ә менә озатулары... Дөрес, шулай ук өстәлләр әзерлибез. Тик инде кәефләр башка. Иң кыены – улыбызга. Озатырга да чыкмый. Өйдә елап кала. Игорь киткән көнне кулдан бер эш килми. Ул барып җитмәгән көе мин тыныч түгел. Игорь, кыз бала сөясе килә, ди. Исән-сау кайт кына, дим. Әлегә безнең бер генә хыял: тизрәк хәрби операция  тәмамлансын да барлык ир-егетләребез өйгә кайтсыннар. Дөньяларга тынычлык килсен". 

Ләйсән Низамова,
"Гаилә һәм мәктәп" 
журналыннан


Нет комментариев