“Кайбыч” боз мәйданында хоккей буенча “Алтын алка” ярышы уза
Хәбәрләр

“Кайбыч” боз мәйданында хоккей буенча “Алтын алка” ярышы уза

Бүген “Кайбыч” боз мәйданында 2011-2012 елларда туган яшүсмерләр арасында Анатолий Тарасов исемендәге “Алтын алка” яшь хоккейчылар клубы Бөтенроссия ярышларының республика этабы финалының икенче көне дәвам итә.

Уеннарны ачу тантанасында командаларны район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, турнирның баш хөкемдары Михаил Бойцов сәламләде.

Турнирда Кайбыч, Тәтеш, Алексеевск, Балтач, Аксубай районнары командалары катнаша. Беренче булып боз мәйданына Кайбыч һәм Тәтеш районнары командалары чыкты. Уен кайбычлылар файдасына 6:1 исәбенә төгәлләнде. Алексеевск — Балтач командалары очрашуында балтачлылар 10:0 исәбенә отты. Аксубайлылар Тәтеш командасы 6:1 исәбенә җиңде. Кайбыч — Алексеевск командалары очрашуы боз хуҗаларының көчле хөҗүменнән башланды. Җанатарлар үз командаларына көч биреп торды. Нәтиҗәдә, кайбычлылар көндәшләрен 13:1 исәбенә җиңде. Уенның беренче көне Аксубай һәм Балтач командалары очрашуы белән төгәлләнде. Көрәш бик кызу барды, балтачлылар уен башында исәпне ачып, ике алка кертте. Әмма аксубайлылар җиңел генә бирешергә теләмәде. Нәтиҗәдә, уенның соңгы минутларында аксубайлылар чираттагы алканы кертте һәм 3:2 исәбенә җиңүне көндәшләреннән тартып алдылар.

Бүген турнир дәвам итә. Барлык командаларга уңышлар юлдаш булсын.


Нет комментариев