Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Украинада барган махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан егетләр белән очрашты.
Бу очрашуга Колаңгы станциясендә яшәүче Николай Козин, Иске Чәчкаб авылыннан Илгизәр Гафуров килгән иде. Апрель башларында кире үз частенә китәчәк Илгизәр хәрби хезмәткә 2022 елның 20 августында мобилизацияләнгән. Иртәгә юлга чыгачак Николай махсус зонага 2023 елның 24 октябрендә контракт буенча киткән.
Альберт Илгизәрович сәламәтлекләре, азык-төлек белән тәэмин ителеш турында кызыксынды.
Сез безнең өчен чын геройлар! Ватан сагына чакыруга, юлга җыенып чыгып китүегез өчен рәхмәт, — диде ул. -Үз-үзегезне саклагыз, туган якка исән-сау әйләнеп кайтуыгызны телибез. Частьларыгызга әйләнеп кайткач, якташларга Кайбыч җиреннән сәламнәр җиткерегез.
Нет комментариев