«Академик десант» — «Татарстан – новый век» - «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан оештырылган проект.
Ул Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елына багышлана. Проектның максаты — яшь буында патриотизм хисләрен һәм әйләнә-тирә табигатькә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру, кече Ватаныбызга, аның экологиясенә, тарихына, мәдәниятенә, традицияләренә һәм ата-бабаларының героик казанышларына кызыксыну уяту. «Академик десант» буенча чаралар республиканың алты районында һәм Казан шәһәрендә уза.
Проектны тормышка ашыру максатында, Олы Кайбыч мәктәбенә дә «Татарстан -Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова җитәкчелегендә галимнәр десанты килде. Очрашуда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин,
«Татарстан — яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Айгөл Хәйретдинова, районның төрле мәктәпләреннән килгән укучылар һәм укытучылар катнашты.
Күпмилләтле, гүзәл Кайбычыбызда сезне күрүебезгә шатбыз. Районыбызның матур табигате, бай тарихы бар. Нәкъ менә безнең җирлекне сайлавыгыз өчен рәхмәт! Кече Ватаныбызның мәдәнияте, көнкүреше, экологиясенә беребез дә битараф түгел. Бүгенге очрашу, фикер алышу, галимнәр үткәргән тәҗрибәләр барыбыз өчен дә кызыклы, — диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.
«Татарстан-яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова, хәрәкәт тарихына тукталып, аның 25 элек Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин инициативасы белән барлыкка килүен һәм әле бүген дә уңышлы эшләвен әйтте. Әлеге оешма тәкъдиме белән кабул ителгән Җир хартиясе турында да сөйләде. Алсу Абдрахмановна педагогларны — «Җир — безнең йортыбыз» проектлар конкурсында, укучыларны «Туган як маршрутлары» дип исемләнгән видеороликлар бәйгесендә катнашырга чакырды.
ТР Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты доценты, география фәннәре кандидаты Ирек Җиһаншин кызыклы лекциясе белән районыбыз киңлекләре буйлап сәяхәткә алып чыкты. Ул Кайбычның табигате, геологиясе, сулыклары, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы, экологиясе турында сөйләде.
Очрашуның икенче өлеше «Һөнәрләр турында шоу» белән дәвам итте. Укучылар, өч төркемгә бүленеп, галимнәр үткәргән тәҗрибәләрдә катнашып, теоретик белемнәрен ныгытты.
Кайбычтагы чишмәдән алынган суга үткәрелгән анализ алар өчен аеруча кызыклы булды. Очрашу һөнәри юнәлеш бирү максатын да үз эченә алды.
Олы Кайбыч мәктәбе укучылары чыгышлары әлеге чарага ямь өстәде.
Нет комментариев