Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта тагын бер киңколачлы мәдәни чара узды

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның остазы булган Мотыйгулла Төхвәтуллинның олы улы, татар мәдәнияте тарихында тирән эз калдырган җәмәгать эшлеклесе, талантлы журналист Камил Мотыйгыйга 140 ел тулу һәм опера сәхнәсе йолдызы Галия Кайбицкаяның туган көне уңаеннан “Халкым диеп типкән йөрәк” дигән әдәби-музыкаль кичә үтте.

 Әлеге тантанага Мәскәүдән, Казаннан шушы затлы нәселнең дәвамчылары, Төхвәтуллиннарның гаилә тарихын өйрәнүче белгечләр кайткан иде. Аерым алганда, тантанада галим, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтның әйдәүче белгече, профессор Фәрит Яхин, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Лидия Әхмәтова, Башкортстанның һәм Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Идрис Газиев, Казандагы Г.Тукай музееның фәнни хезмәткәре Лена Тябина катнашты. Төхвәтуллиннарның нәсел дәвамчылары – Камил Мотыйгыйның Казандагы оныклары Владимир Төхвәтуллин, Светлана Зәйнуллина- Төхвәтуллина, Светлана Камай, Мәскәүдән Нусия Әдһәм кызы Шанина, Нусия ханымның кызы Любовь Митичкина, Рәйсә Әдһәм кызы Демушкина -Кайбицкая, күпсанлы оныкчыклары, бишенче буын вәкилләре тантананың кадерле кунаклары булды. Алар иң элек Галия Кайбицкая музеенда булды, мәдәният йортында үткән тантананы карады. Алар Кайбыч халкына, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга тирән рәхмәтле булуларын белдерде. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиевка, музей директоры Чулпан Камалиевага аерым рәхмәтләрен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

2

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев