Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Картлар һәм инвалидлар йортында

    Район Картлар һәм инвалидлар йортында гомер йомгагын сүтүче 23 әби-бабайның барысы да диярлек тыл һәм хезмәт ветераннары.

    Бөек Җиңү көне алдынан - 8 майда биредә бәйрәм тантанасы узды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова бергәләшеп гомер йомгагын сүтүче өлкәннәргә тылдагы батырлыклары өчен тирән рәхмәтен белдерде һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән һәрберсенә күчтәнәчләр тапшырды. Колаңгы авыл җирлеге үзешчәннәре чыгышы бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: