Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 18 майга барлык мәйданнарның 16734 гектарында чәчү эшләре башкарылган.
Барлыгы 12022 гектарда бөртекле культуралар чәчелгән. Шул исәптән, сабан бодае – 5800, арпа – 3785, борчак – 1682, солы – 555, бөртеккә кукуруз - 200 гектарда игелгән. Шул ук вакытта 3100 гектарда шикәр чөгендере, 1000 гектар мәйданда рапс чәчәргә өлгергәннәр.
Нет комментариев