Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта иң яхшы сыерчык оясын ачыкладылар

"ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәгендә “Иң яхшы сыерчык оясы” бәйгесенә йомгак ясадылар. Быел әлеге конкурс ка 21 эш кабул ителгән.

Жюри өч номинациядә тугыз иң яхшы сыерчык оясын ачык лаган. Иң матуры дип Хуҗа Хәсән мәктәбе укучысы Максим Ильинныкы танылган. Икенче-өченче урыннарны Иске Тәрбит һәм Чүти мәктәбе укучылары Виктор Курвичев һәм Максим Моисеев бүлешкән. «Үзенчәлекле сыер чык оясы» бәйгесендә Федоровское мәктәбе укучыларының күмәк эше беренче урынга лаек булган. Икенче урынны Кече Кайбычның “Сандугач” балалар бакчасына йөрүче Нияз Әскәров алган, өченчедә – “ЭКО” мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүче Ислам Сабитов. Мәлки мәктәбе укучысы Ульяна Шпакованың милли бизәкләр кулланып ясалган сыерчык оясын да кошлар үз итәр. Икенче һәм өченче урыннарда – Олы Подберезье һәм Чүти мәктәбе укучылары Алексей Дружинин һәм Илназ Кадыйров. Жюри карары буенча өстәмә «Тамашачы мәхәббәте» номинациясе дә булдырылган. Анда Бәрлебашы мәктәбе укучысы Дәлия Хәйбуллина җиңү яулаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев