Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч мәгълүмати-методик үзәк директоры Светлана Петрова – иң яхшы муниципаль координатор

    Узган атнаның пәнҗешәмбесендә Казанга бердәм дәүләт имтиханнары, дәүләт йомгаклау аттестациясе буенча республика шәһәр, районнарының муниципаль координаторлары җыелды.

    Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифнең сыйфатын мониторинглау буенча республика үзәге тарафыннан оештырылган киңәшмәдә укучыларны бу уку елында имтиханнарга тиешле дәрәҗәдә әзерләү хакында сүз алып барылды. Анда шулай ук быелгы имтихан нәтиҗәләренә йомгак ясалды. Дәүләт имтиханнарын тапшыруны тиешле югарылыкта оештырган муниципаль координаторлар министрлыкның Рәхмәт хатларына лаек булды. Алар арасында район мәгълүмати-методик үзәк директоры Светлана Петрова да бар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: