Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Хуҗа Хәсән авылы механизаторы Владимир Краснов – республикада алдынгы

Кайбыч механизаторларының данлы исемен республика күләмендә танытучыларның берсе – Хуҗа Хәсән авылында яшәүче Владимир Краснов. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында терлек азыгы әзерләүдә иң югары күрсәткечләргә ирешеп эшләүчеләрнең исемлеге бирелгән иде. Безнең Владимир да алар арасында. Исемлектә Бушанчада яшәүче механизатор да бар. Без аның белән укучыларыбызны таныштырган идек инде.

Туган ягы кырларын инде егерме елдан артык иңләүче Владимир Краснов “Ягуар” комбайнында үзенең алмашчысы Алексей Романов белән бу сезонда 20 мең тоннага якын яшел масса урган. 
Красновларның җиде балалы гаиләсендә туган Владимир гомер буе механизатор булып эшләгән әтисе Григорий Васильевичның данлы һөнәрен уңышлы дәвам итә. Мәктәп елларында ук техника янында кайнашып үскән ул. Үсмер чагында, «СК-5» комбайнчысы Виктор Сулагаевның ярдәмчесе булып эшләп, чыныгу алган. Алты ел бергә эшләгәннәр. Чувашиядә тракторчы-машинист курсларында укып кайтканнан соң, 1996-2010 елларда “СК-5” комбайнын иярләгән, соңгы ун елда “Ягуар” терлек азыгы урып-җыю комбайнында эшли. 
– Авылда туып-үскәч, малай чактан ук җирдә эшләгәч, бәхет эзләп читкә китәсе килмәде. Әтием эшен дәвам итәргә булдым. Яз-көз айларында механизатор булып эшләсәм, кышын һөнәремне алыштырам – фермага слесарь булып киләм, – ди ул. 
Директорлары Валерий Поляков та авыл хезмәтчәннәре белән чын күңеленнән горурлана. 
– Безнең якларда хезмәт сөючән халык яши. Бергәләп тырышып эшлибез дә, вакытында рәхәтләнеп ял да итә беләбез. Владимир Краснов уңган механизаторларның берсе. Һәр эшне җиренә җиткереп, намус белән башкара. Хуҗалык аның кебек уңганнарга таяна, – диде ул. 
Тормышта ныклы тылың булганда гына хезмәттә дә югары уңышларга ирешергә мөмкин. Владимир Краснов 1994 елда авылның сылу кызларының берсе Вероника белән гаилә корган. Ул балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Олы кызлары Валентина Мәлки авылында үз гаиләсе белән яши, ике бала үстерә. Уллары Владислав – Казан шәһәрендә. 
Хәзерге вакытта авыл җирендә эшнең иң кызган чагы. Шактый чыгымнар тотып үстерелгән игеннәрне югалтуларсыз җыеп алырга, ашлыкны урнаштырып барырга, киләсе ел уңышына нигез салу максатында көзге культуралар чәчәргә, маллар җәйге лагерьда чакта фермаларны ремонтларга, шул ук вакытта кышлату чорына җитәрлек күләмдә терлек азыгы да хәзерләргә кирәк. Нинди генә эшкә тотынсалар да, авыл хезмәтчәннәренә эшләрендә уңышлар насыйп булсын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев