Кошманда урамнар даими рәвештә кардан чистартыла
Хәбәрләр

Кошманда урамнар даими рәвештә кардан чистартыла

Буранлы көннәрдә Кошманда юллар иртәдән үк чистартыла.

Соңгы берничә көндә дә трактор тавышына уяндык. Урамнарны кардан чистартуга бездә әнә шулай җаваплы карыйлар. Әлеге эшне оештыручы авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина бу хакта тулырак аңлатма бирде:

Кышкы чорда юлларны чистарту буенча «Садриева» крестьян-фермер хуҗалыгы белән килешү төзелгән. Бу сезонда юлларны кардан чистартуга 21 ноябрьдә керештек. Тракторчы Ленар Гыйрфанов белән гел элемтәдә торабыз. Кар-буранлы шушы көннәрдә ул безнең җирлеккә керүче Кошман авылында да, Урсак урманчылыгында да даими рәвештә чистартып тора. Тоткарлыклар ясамаска тырышабыз. Чөнки һәр кешегә диярлек көндәлек каядыр барырга кирәк. Мәктәп һәм балалар бакчасы тирәсен кардан арындыру да авыл җирлеге карамагында.
Трактор ике көн рәттән сәгать дүрттә кар чистартырга кереште, уникешәр сәгать эшләгән көннәре дә бар. Быелгы сезон башыннан кичәге көнгә кадәр 101 сәгать эш башкарылган. Кыш ел да бертөрле генә килми шул, узган сезонда, мәсәлән, безнең җирлектә трактор 35 сәгать кар чистарткан булган.


Нет комментариев