Октябрьдә барлык авыл җирлекләрендә дә мәдәният йортлары, клубларда көзге баллар башланып китәчәк.
Район мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова әйтеп узганча, көзге бал халык талантларын барлау, авыллардагы мәдәни тормышны җанландыру, гореф-гадәтләрне яңарту максатында үткәрелә.Аеруча уңышлы чыгыш ясаучылар катнашында соңыннан Олы Кайбыч мәдәният йортында көзге бал узачак.
Нет комментариев