Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Муниципалитет башлыгы Кайбыч районы халкын тәртипкә һәм чисталыкка өндәде

    Табигатьнең бар дөнья яшеллеккә күмелгән иң матур чоры хәзер. Әмма елгалар тирәсенә, болыннарга, тыкрыкларга, авыл читләренә түгелгән чүп-чар, көнкүреш калдыклары шул гүзәллекнең ямен җибәрә.

    Оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында узган чираттагы планеркада тирә-юнебезнең чисталыгы турында җитди сөйләшү булды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин мәсьәләне кискен куйды һәм:

    - Рөхсәт ителмәгән урыннарга чүп түгүчеләрне күрәм икән, үзем үк катгый чарасын күрәчәкмен. Арада минем ишегалды, йорт тирәсе чиста булсын, ә урам, бакча артлары, су буйлары минеке түгел, дип уйлаучылар да бар әле. Шулай булмаса, бу урыннар чүп оясына әйләнмәс иде, - диде. Татарстандагы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы вәкилләре районнар чисталыгын вертолеттан күзәтә. Алар безнең районны да әйләнде һәм күп урыннарда чүплекләр барлыкка килүенә тап булдылар. Бу беребезне дә бизәми. Безгә табигатькә карашны тамырдан үзгәртергә кирәк. Җир-анабызның матурлыгы, сафлыгы үзебездән тора. Санитар икеайлыклар вакытында өмәгә чыгучылар тирәлекне ялт иттереп җыештырып куя, әмма күп тә үтми, кемдер шунда арбасы белән чүп китереп түгә. Авыл җирлекләре башлыклары үз авылларындагы андый кешеләрне тиз ачыклый ала, моңа бары күз генә йоммаска кирәк. Административ комиссия рейдларын еш үткәрү, уртак йортыбызны пычратучыларга карата чаралар күрү мөһим. Икеайлык төгәлләнгәч тә, кул кушырып утырырга ярамый. Авылларны чистарту, тәртипкә китерү ел әйләнәсе дәвам итәргә тиеш.

    Быел да оешмалар тирәсенә, халык күп йөри торган урыннарга чәчәкләр утыртыла. Туган ягыбызны бергәләп гөлбакча итик, якташлар!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: