Суслонгер авазы: кайбычлылар каһарманнар истәлеген мәңгеләштерде
Хәбәрләр

Суслонгер авазы: кайбычлылар каһарманнар истәлеген мәңгеләштерде

Мари урманнарының Суслонгер хәрби лагере тарихында якташларыбызның каны һәм күз яше сеңгән.

Кайбыч һәм Апас районының чын патриотлары, бирегә килеп, зур һәм изге эш башкарды корбаннар истәлегенә истәлек ташы урнаштырды.

Бу олы эшнең башында Апас районы Янгилде авылының зур йөрәкле улы Илһам Баһавиев тора. Аның фидакарьлеге, тырышлыгы һәм тарихка булган олы хөрмәте тирәсенә дистәләрчә кеше җыелды. Тиз арада һәйкәл ясалып, Суслонгер туфрагына мәңгелек билге итеп куелды. 

Әлеге тарихи һәм тантаналы чарада Кайбычның җәмәгать эшлеклесе Рәмис Хәялиев, Россия Кораллы Көчләре сафлары ветераны Илһам Хөснетдинов катнашты.

Алар белән бергә данлыклы эзтабар, Яшел Үзәндә яшәүче якташыбыз Рәхим Гарифуллин һәм Олы Кайбыч авылында үсеп, хәзер Казанда яшәүче Россия офицерларыҗәмгыяте рәисе, КГБ ветераны Рәшит Гыйрфанов та бар иде. Апас районы вәкилләре белән бергә алар үт кәннәр алдында баш иде.

Әлеге һәйкәл бары тик таш кына түгел. Бу безнең хәтер, йөрәк сызлавы һәм киләчәк буыннарга калдырган әмәнәт. Суслонгер корбаннарының исемнәре онытылмас, ә якташларыбызның бу изге гамәле тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылып калыр.


Нет комментариев